Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең 85 яшьлек Наиләсе

Үз эшемне башкаларга эшләтүне күз алдыма да китерә алмыйм. Иртәнге намазга торам, шуннан ятканым юк. Кич сәгать 11дә йокларга ятам..."- ди Олы Әтнә авылында яшәүче 85 яшьлек Наилә апа Хәсәнова. Әби дип әйтеп булмый, йөрүе җиңелчә, үзе яшь күңелле, бакчасы тулы яшелчә үсә, ишек алды, капка төпләре чәчәккә күмелгән. Өй...

Үз эшемне башкаларга эшләтүне күз алдыма да китерә алмыйм. Иртәнге намазга торам, шуннан ятканым юк. Кич сәгать 11дә йокларга ятам..."- ди Олы Әтнә авылында яшәүче 85 яшьлек Наилә апа Хәсәнова.

Әби дип әйтеп булмый, йөрүе җиңелчә, үзе яшь күңелле, бакчасы тулы яшелчә үсә, ишек алды, капка төпләре чәчәккә күмелгән. Өй эчендәге тәрәз төпләрендә яран гына түгел, кактус та чәчәк атып утыра. Исең китәрлек.

  • Быел кар бетүгә бәрәңге утыртып карадым. Җирне көздән казып калдырдым, язын тагын казыдым. Урамнан кергәч карыйм, кантарланып торган шикелле, тагын казыдым. Иртә утырткач, иртә өлгерде, сабаклары саргая башлагач, бәрәңгене алып идән астына салып куйдым, суган белән сарымсак та бик уңды. Кабаклар да сөбханалла...- дип бакчасы белән таныштыра әбекәй. - Менә бу бакчага орлыклар сипкән идем, чәчәкләр үсеп чыкты, күбәеп киттеләр, кисеп алырга кирәк инде, матур булгач әле тотам, аннан кисеп, төпләп бетерермен. Капка төбенә дә орлыклар чәчкән идем, зуррак булып үсә торганнары булган, матурлары ишек алдына туры килгән әле...". Һәр чәчкәсен кулы белән сыпыргалап, көлемсерәп алган Наилә апага карап, үзебезнең яшәеш белән чагыштырам.

Бакча почмагында, лапас артында шифер белән дүртпочмаклап урын ясап, тирес өелгән. "Монысын киләсе елга дип әзерләп куйдым. Күршебездә ат бар, шулардан алып чыгам, яшелчәләргә ат тиресе әйбәт", - дип шаккатырды.

-Аяк-кулларың сызламыймы, Наилә апа, бу кадәр эшләвеңә? -дим.

  • Юк, ул хәрәкәтләнмәгән кешенеке генә авыртадыр, оешып ката торгандыр, ә болай йөреп торасың, бары да языла. Гомер буе хәрәкәттә булдым, эштән туктамадым, намазымны укыйм, уразамны тотам, Аллага шөкер, зарланмыйм,- ди "унсигездә"дәге әбекәй.

Наилә апа әле юрганнар да сыра, тегә. Кул эшләре дә җитәрлек. Өй эче дә ялт иткән. Яшәеш турында уйлата Наилә апа кебекләр. Зарланмыйлар, күңелләре көр, ә иң мөһиме, сәламәт алар. Тормышның тәмен беләләр. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев