Әтнә таңы

Әтнәнең "Ачамай" нәселе

Кара язмыш җилләре. Олы Мәңгәрнең Акбай урамындагы кара -каршы йортта туганнан туган Вәли Фәйзие белән Гали Фәйзие яшәделәр.Һәр ике гаилә дә тырыш,эшчән иделәр,шуңа күрә мул тормышта яшәделәр.Балалары ишле иде.Мин бу язмамда шуларның берсеенә - Гали Фәйзрахманы гаиләсенә,аның хәзерге көндәге буыннарына тукталырмым.Бу гаиләгә авыл халкы "Әчәмайлар" дигән кушамат таккан .Олылар сөйләве...

Кара язмыш җилләре.

Олы Мәңгәрнең Акбай урамындагы кара -каршы йортта туганнан туган Вәли Фәйзие белән Гали Фәйзие яшәделәр.Һәр ике гаилә дә тырыш,эшчән иделәр,шуңа күрә мул тормышта яшәделәр.Балалары ишле иде.Мин бу язмамда шуларның берсеенә - Гали Фәйзрахманы гаиләсенә,аның хәзерге көндәге буыннарына тукталырмым.Бу гаиләгә авыл халкы "Әчәмайлар" дигән кушамат таккан .Олылар сөйләве буенча ,Фәйзи ага бервакыт килгән кунакларны,май савытын кунак алдынарак этәреп,"аша май" дип кыстаган .Күрәсең,"ш" хәрефен бозыбрак "ч" дигәндер,кунакларгы ул "ача май " булып ишетелгән имеш.

Кыска гына сакаллы Фәйзи аганы һәм аның хатыны Гәззә апайны мин аз булса да хәтерлим әле.Гәззә апай килен булып Әтнәдән килгән,ул җыйнак кына матур карчык иде.Фәйзи абый колхозда оста кибән куючы булып санала,тимер эшенә дә бик хирыс кеше иде.Йорт җирләре таза ,ишек алдында агач келәтләре бар иде.Келәттә ярма яра торган кул тегермәне булып,без малайлар анда ярма ярдырырга йөрдек.Тегермәннән файдаланган өчен хуҗаларга "көрәк оны", ягъни бер кәсә ярма калдыра идек.Бигрәк тә көзге кыраулардан соң гына ашап була торган борчак зурлыгындагы алмалары истә калган.Көз ахырында чыпчыкларга ияреп,без дә аларны тәмләп чүпли идек.

Фәйзрахман абый белән Гәззә апайның Зөләйха,Гәрәй (сугышта үлеп калган) ,Сания,Нурания ,Фоат һәм Флера исемле балалары бар иде. Мин Гәрәйдән кала башка балаларын хәтерлим.Фоат абый авылда калды,кызлары төрлесе төрле җиргә таралып беттеләр.Кунакка еш кайталар иде.Зөләйха Магнитогорск шәһәренә барып төпләнә,кияүгә чыга,гаиләсе белән әти-знисе янына кайтып йөрде.Сания апай Казанда эшли ,пенсиягә чыга. Пения алган көнне ,акча сорап бирмәгәч ,үзенең исерекме,наркоманмы үги малае аны балта белән чабып үтергән ,дип сөйләделәр.Нурания апа язылып Магнитогорскига апасы янына китә.Олы абыем Илдар ,анда эшләгәндә ,Нурания

апа янына еш барып йөрдем,дип сөйли торган иде.Кече кызлары Флера Казанда гомер кичерде.хәзерге көндә бу алты баланың берсе дә исән тугел инде.

Фоат абый турында мин"Бер урамның өч остасы" дигән мәкаләмдә ,аның алтын куллы кеше ,халыкка күрсәткән хезмәтләре турында җентекләп яздым,аларны хәзер кабатлап тормыйм.Бер урамда торганлыктан ,без ,ятим малайлар,Фоат абый янына чәч алдырырга йөрдек.Үзе ясаган чалгы пәке белән ул ,шатыр - шотыр китереп безнең чәчне кыра,авыртуга түзә алмыйча без тешләрне чытырдатып кысабыз.Яңа чәч үскәч Фоат абый гозурына тагын киләсе булганга,безгә еларга ярамый.

Фоат абый Үрнәктәге механизаторлар әзерли торган училищеда укып ,колхозда тракторчы булып эшләде.Ләкин тимер-томыр эшенә хәвәслеге аны тимерчелеккә китерә ,монда ул колхозда да ,авыл хакына да зур файда китерә.

Фоат абый тормыш иптәше Нәҗибә апа белән матур да ,фаҗигалы да гомер кичерделәр.Нәҗибә Әхмәтхан кызы 1930 елның февралендә Иске Мәңгәр Авылында дөньяга килә.Туып ике сәгать үткәч әнисе Маһирәбикә дөнья куя.Әтисе Әхмәтхан Урта Азия якларына чыгып китә һәм авылга әйләнеп кайтмый.Нәни Нәҗибәне ,үзләренең балалары булмаган Хөснетдин Җәләлие хатыны белән асрамага алалар.Аларның төп нигезләре хәзер Вәлиев Зөфәр һәм Кафия торган йорт урынында булган .Кечкенә Нәҗибәгә ана сөтен сарык сөте алмаштырган.Ярлы ,ләкин игелекле гаиләдә Нәҗибәнең балалык еллары үтә,мәктәптә укый.Ятим бала моңлы була,диләр Нәҗибә җырларга ярата.Сугыш еллары.Ачлык,хәерчелек хакимлек итә.Ул әби-бабайлар ,хатын-кызлар ,бала-чагалар белән көч җитмәслек авыр, газаплы колхоз эшендә.Ләкин замана авыр дип вакыт тукталып тормый,Нәҗибә дә чибәр кыз булып үсеп җитә.Ләкин кара язмыш аны сагалап торган икән.Симет елгасындагы су тегермәненә көйләнгән ашлык сугу машинасында колхозчылар ашлык суктырсалар.Ял итәргә җай чыккач,Нәҗибә иптәш кызы белән,суның теге ягындагы Мөндеш басуыннан бер уч борчак

йолкып алып чыгалар. "Татар башың татар ашар,"- ди халык. Кемдер моны тиешле органнарга хәбәр итә. Законнар кырыс, бала-чага дип тормый. Ачтан үлмәс өчен өзеп алынган бер уч саламлы борчак Нәҗибәнең язмышын хәл итә. Ул ярлы, ә иптәш кызы хәллерәк гайләдән, әтисенең кеше арасында сүзе үтә торган булгангамы - иптәш кызы котылып кала. Нәҗибәне 5 елга утырталар.

Тел белмәгән гади авыл кызына газаплы лагерь тормышы башлана. Көч җитмәслек авыр физик хезмәт. Авылдагыга караганда да көчлерәк ачлык. Соңыннан аның күз яшьләре белән сөйләгәннәре хәтердә калган: "Безне, берничә кызны, ашханәгә эшкә билгеләделәр. Азык-төлек күп, без ач, куллар ризыкка үрелергә генә тора. Мәрхәмәтле бәндәләрнең:"Сезне күзәтәләр, әгәр ризыкка үрелсәгез - срок өстәргә мөмкиннәр,"- дип кисәтүләре генә безне тыеп тора. Чүплектән бәрәңге кабыкларын җыеп ашый идек"...

Кыз баланың иң матур яшьлек еллары лагерь газаплары белән үтә. Срогын тутырырга ярты ел кала аны азат итәләр. Авыр хезмәт, ачлык, иң газабы - үзеңне рухи яктан изелгән итеп тою, үзеңне кеше итеп сизмәү... Болар артта калалар. Лагерьда вакытта Нәҗибә: "Әгәр дә бу мәхшәрдән котылып, исән-сау кайта алсам - "үрдәк чишмәсе"нә бура иңдерер идем," - дип нәзер әйтә. Нәзере үтәлә. Мәңгәрнең иске зираты астындагы бу чишмәгә Нәҗибә,ире Фоат белән, бура иңдерә.

Сугыштан соңгы авыр еллар.Колхозда бушка диярлек, хезмәт көненә, халык теле белән әйтсәк- "таякка" эшләү.Ләкин яшьлек дигән нәрсә бар бит.Нәҗибә белән Фоат арасында мәхәббәт башлана, алар бергә булырга сүз куешалар.Кызның авырга узуы гына эшне бозып куя яза.Фоатның әти-әниләре "утырып кайткан" кызны килен итеп алырга каршы киләләр.Шул вакытта Фоатның трактор белән каплануын Нәҗибәнең каргышы төшүе, дип кабул итәләр, яшьләргә фатиха бирәләр.Әйтеп киткәнемчә, Фоат тракторда, соңрак тимерче булып эшли.Нәҗибә озак еллар колхозда сыер сава, аннары кортчылыкка укып, колхоз умартачылыгында эшли.Бу еллар турында аның күршесе, авыл китапханәсе мөдире Гөлшат Гарифҗанова болай сөйли: "Нәҗибә

апа бик күршелекле,берәр авыр эш булса, хәзер булышырга кереп җитә иде.Ул балаларны бик яратты.Кибет ипиен бик өнәп бетермәде булса кирәк, ипине үзе сала иде.Шунда миңа, ул вакытта кечкенә балага, кечкенә итеп түгәрәк ипи пешерә, шуны безнең яктагы арт тәрәзәләреннән миңа суза иде.Буш вакытларын алар күрше Рәхилә апай белән капка төбендә әңгәмә корып үткәрделәр".

Нәҗибә белән Фоатның бер-бер артлы балалары туа:Сәвия, Саимә, Илгизәр, Фәридә, Илшат.Кара язмышның кайгы җилләре бу балаларга да сирпелгән күрәсең.1957 елгы кызлары Саимә Олы Мәңгәр мәктәбенең 8 нче сыйныфын төгәлли, Казан һөнәр училищесында укып, "Тасма" берләшмәсендә эшли башлый.Станоктан бер деталь ычкынып китеп аның башына эләгә һәм кыз шунда ук җан бирә.Әле 20 яше дә тулмаган җиләк кебек кызны шәһәрдән алып кайтып җирләгәндә, әти-әнинең халәтен мин аңлатып бирә алмыйм.Аны озатышырга бөтен авыл килде.Теләсә кем белән уртак тел таба белгән, актив, әнисе кебек җырга гашыйк,әле сөясе,сөеләсе кызны югалту, минемчә, табигать ялгышыдыр...

Олы кызлары Сәвия 1955 елда Иске Мәңгәр авылында дөньяга килә.Сәвия дә әнисе, сеңелләре кебек чибәр, җырларга ярата.Аны авыл сәхнәсендә еш күрергә була иде.Мәктәпне тәмамлагач ул колхозда сыер савучы булып эшли.Тырыш, булдыклы кызны хезмәттәшләре әле дә сагынып искә алалар.Сәвия 18 яшендә Мәңгәрнең Мусин Камилгә кияүгә чыга.Мәхәббәткә киртәләр юк, диләр.Бу очракта ике йөрәкнең яшь аермасы 15 ел булу да комачауламый.Сәвия белән Камильнең бер-бер артлы 7 бала:3 малай һәм 4 кыз туа.Матур гына яшәгәндә кайгы бу гаиләгә дә кагыла.Әтиләре Камил көтмәгәндә фаҗигалы төстә үлеп китә.Соңгы баласы Айзиләне тапканнан соң, озак та үтми әниләре Сәвия 43 яшендә дөнья куя.Әти-әнисез калган 7 бала язмышы бөтен авылны тетрәндерә.Шул вакыт әтиләренең бертуган сеңлесе Раушания Кадышево бистәсендәге тормышын калдырып кайта һәм ятимнәрне үз канаты астына ала.Үзенең сөекле улы Илмирне югалту кайгысын кичергән ана, үзенең ана җылысын, Сәвия һәм абыйсы балаларына бирә, ул аларга әти дә, әни дә була.7 баланы

кеше арасында ким-хур итмиче тзрбияләү, хайван асрау( авылда шунсыз булмый), хуҗалыкны алып бару гына түгел, өйне ремонтлау, аңа янкорма төзү, каралты-кураны өр -яңадан кору өчен күпме тырышлык, күпме финанас чыгымнарын юнәтү сорала.Раушания боларның барысын да хәл итә алды.Балаларны укыту, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышуда Раушаниянең хезмәте чиксез зур.Хәзер уйлап куям: әгәр дә ул балаларны үз канаты астына алмаган булса, алар белән нәрсә булган булыр иде?!Бу изгелеге өчен Мәңгәр халкы аңа зур рәхмәтле.

1964 елгы кызлары Фәридә дә тыйнак, акыллы, әнисе һәм балалары кебек җыр ярата иде.Мәктәптә укыганда ук диабет чире белән авырый башлый.Казанда берьеллык секретарь-машинист курсларын тәмамлый, үзенең туган мәктәбендә лаборант вазифаларын башкара.Мин ул вакытта химия укыттым.Фәридә кабинетны, лабораторияне чиста тотты.Аның химик препаратлары дәрес, лаборатор, практик эшләр үткәрү өчен һәрвакыт әзер була иде.Ул мәктәп коллективына бик җиңел кереп китте.Кеше белән уртак тел таба алуы, мәктәптә үткәрелгән төрле чараларда актив катнашуы белән мәктәптә зур игътирам казанды.Табиблар аның бер аягын кискәннән соң да ул мәктәптә эшләвен дәвам итте.Ләкин мәкерле авыру Фәридәдән көчлерәк булып чыкты, ул көннән-көн сула барды, япь-яшь килеш 29 яшендә күзләрен мәңгегә йомды...

Фоат абый белән Нәҗибә апай кызларына язмыш мзрхәмәтсез булды.Язмыштан узмыш юк, диләр, аларның гамәл дәфтәренә шулай язылган булгандыр.Уллары, Илгизәр бабасы нигезеннән башка чыгып, үзенә аерым оя корды.Әтисенә охшаган, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торган алтын куллы егетне бөтен Мәңгәр хөрмәт итә.

Ә бер уллары Илшат өйләнеп төп нигездә бераз яшәгәннән соң, хатынына ияреп, туган нигезен калдырып чыгып китте.

Гали Фәйзрахманы нигезендәге йорт күп еллардан бирле ямансулап, моңаеп утыра бирә.Хуҗасыз йортны күңелнең ничектер кабул итәсе килми...

Бу язмамда искә алынган барлык әрвахларның рухлары шат булып, тыныч йокласыннар иде дип телим.

Шакиров Илсур,Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: