Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең ак әбисенә 90 яшь

"16 яшемнән тракторда эшләдем" "Сугыш башланганда 15 яшемдә идем. Шул көннән бирле эшләмичә бер көн үтмәгән. Алты бала үстек, бишебез кыз, абый сугышта үлде", - дип искә ала Олы Әтнә авылында яшәүче 90 яшен тутырган Фатыйма Шаһиәхмәт кызы Хәкимова. Сүрия МИНГАТИНА - Сугыш башлангач, Хәбир абый укырга җибәрде. Ул яраланып...

"16 яшемнән тракторда эшләдем"

"Сугыш башланганда 15 яшемдә идем. Шул көннән бирле эшләмичә бер көн үтмәгән. Алты бала үстек, бишебез кыз, абый сугышта үлде", - дип искә ала Олы Әтнә авылында яшәүче 90 яшен тутырган Фатыйма Шаһиәхмәт кызы Хәкимова.

Сүрия МИНГАТИНА

- Сугыш башлангач, Хәбир абый укырга җибәрде. Ул яраланып кайтып бухгалтер булып эшли. Ризалык сорап тормыйлар, каршы килеп булмый, укып карыйм, бәлки эшләтмәсләр дип укырга киттем. Укыгач эшләтмиләрме соң? СТЗ тракторы, ул хәзер музейда тора. Утырдым тракторга, уты юк, суы агып бетә. Үзем кечкенә. Ул вакыттагы эшне әйтмә инде. Чәчү вакыты, төнлә дә эшлибез. Җир өстеннән трактор бара, аның алдыннан лампа тотып Салих абый, ул бик күп йөрде, хәзер уйлап утырам, аяклары ничек чыдады икән аның, ничек егылмады икән ул? Яшәлде инде, тракторга да ияләндем, сугыштан кайткач, минем тракторга "Сиңа җитәр,тукта, үзем утырам", дип, Дәүли утырды, - дип искә ала Яңа Җөлби авылы кызы Фатыйма.

Дәүли абый белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр алар. Авыр чакта бер-берсенә терәк булалар. Җиде ел сәүдә системасында, 15 ел больницада санитарка булып эшли. "Пенсиягә больницадан чыктым. Ул чакта нәрсә генә юк иде, барын да кул белән эшлисе. Хәзер авырып менсәм дә, кызыгып карап ятам. Адәм баласы авырлыкка түзә ул, Аллаһы Тәгалә ул елларда да рәхмәтеннән ташламаган инде", - дип көрсенеп куя.

- Ул елларның авырлыгын сөйләп бетереп тә булмый, Җөлбидән Орнашбашка кадәр карны көрәп, юл ачабыз, әле тамак туйганчы ашаганмыни... - дип сүзгә кушыла Фатыйма апаның бертуган, 85 яшьлек сеңелесе Хәтирә.

Ике туган бер-берсенең хәлен белеп, теелфоннан сөйләшеп гомер итә бүген.

Урамыбызның ак әбисен олы юбилее белән котларга Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова, район советы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Сибагатов килделәр. Матур теләкләр теләнде. Россия Президенты котлавы белән бергә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының котлавы да тапшырылды.

"41 ел авыл хуҗалыгында эшләгәнне дә беләләр икән, кем уйлаган моның кадәр хөрмәт күрермен дип. Эшләдем инде анысы, тик торган булмады, ике кайнана белән тордым. Путин да белә микәнни безне?", - ди гаҗәпләнде Фатыйма әби.

Котлау кәгазьләрен укыгач, яшьләрен сөртеп, "Искә алганыгызга рәхмәт, балалар, үзегезгә дә бу хөрмәтне күрергә язсын", -дип теләде.

Аллага шөкер, кадерле Фатыйма апа, килене Нәзифә апа тәрбиясендә яши. Кызлары, оныклары, оныкчыклары бар. "6 оныкчыгым бар, Нәзифәм исән булсын, улым Җәүдәт иртәрәк китте. Бер нишләп булмый, ни хәл итәсең, мин өйдә йөреп торырга гына ярыйм инде", - дип озата чыкты.

Сөбханалла әле, кадер-хөрмәттә, дип сөендек. Эшләгән изгелекләре игелек булып кайтадыр. Алдагысы да шулай кадерле булсын, юбилеең белән, әбекәй!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев