Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең ак күгәрчене парын тапты

"Иске Җогып авылына килеп кергән ак күгәрчен турында язган идегез. Ул күгәрченнең язмышын белмисезме?" дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Белешергә кирәк инде дип йөргәндә, мине гаҗәпкә калдырып, йорт хуҗасы Лилия Гәрәева менә бу фотоны җибәрде. Сокланып карап торгач, ничек икәү, дип сорамый булдыра алмадым Лилиядән. Берәү генә...

"Иске Җогып авылына килеп кергән ак күгәрчен турында язган идегез. Ул күгәрченнең язмышын белмисезме?" дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.

Онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Белешергә кирәк инде дип йөргәндә, мине гаҗәпкә калдырып, йорт хуҗасы Лилия Гәрәева менә бу фотоны җибәрде.

Сокланып карап торгач, ничек икәү, дип сорамый булдыра алмадым Лилиядән. Берәү генә иде бит.

- Чишмәле Сап авылында берәүгә күгәрчен очып кергән, шулай ук канаты төшкән, диделәр. Күчтәнәчемне алдым да киттем Сапка, алып кайттым шул күгәрченне. Сез Ашытта күргән күгәрченнәр болар. Бездәгесе бик "гордый"- әтисе. Әнисе дигәне Чишмәле Саптан кайтты. Әй очканнарын күрсәгез, Сүрия апа, биеккә-биеккә очалар, аннан тагын үзебеззгә әйләнеп кайталар. Шулай итеп күгәрченебез парлы булды. Хәзер инде үзебезнекеләр!- дип сөендерде Лилия Гәрәева.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев