Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Ал чәчәге" уңышлары сокландыра

Яшьләр - безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, чөнки нәкъ менә алар гражданнар җәмгыяте төзеп безнең илдә яшәячәкләр һәм эшләячәкләр. Шуңа да, бүген үк төрле иҗат проектларында катнашырга, җәмәгать эшчәнлеге алып барырга әзер талантлы, актив балалар, яшьләр тәрбияләү мөһим. Талантлы кешеләрнең казанышлары, зур уңышларга ирешүләре һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисе уята. Якты...

Яшьләр - безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, чөнки нәкъ менә алар гражданнар җәмгыяте төзеп безнең илдә яшәячәкләр һәм эшләячәкләр. Шуңа да, бүген үк төрле иҗат проектларында катнашырга, җәмәгать эшчәнлеге алып барырга әзер талантлы, актив балалар, яшьләр тәрбияләү мөһим.

Талантлы кешеләрнең казанышлары, зур уңышларга ирешүләре һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисе уята. Якты уйлар белән янган максатлы талант ияләрен уңыш читләп утмидер, мөгаен.Чынлыкта исә ничек икән, талантың гына булу уңышка илтәме? Әллә инде ныклы характерлы, эшсөяр булып көч-тир түгеп алырга кирәкме.

Шушы сорауларга җавап эзләп районыбызның сәнгать мәктәбе директоры, тынгысыз, кыю, тырыш, талантлы хореографы, "Ал чәчәк" бию коллективы җитәкчесе Алия Абдуллина белән әңгәмә кордык.

  • Алия, белүемчә, сезнен "Ал чәчәк" бию коллективы оешуга 10 ел. Коллективның барлыкка килү тарихын сойләп уз әле.

  • 2003 елда Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятен тәмамлап Әтнә районына кайттым. Әтнә мәдәният йортына балетмейстер булып эшкә килдем. Алдыма куйган максатым - Әтнә районында профессиональ бию коллективы булдыру иде. Егәрнең дә, көчнең дә тулы мәле. Барысына өлгерергә вакыт кына җитсен! Шул сәбәптән Әтнә урта мәктәбенә балалар җыерга килдем. Шуңа хәтле бию белән кызыксынган булмаганнар. Теләк белдереп 8 кыз бала җыелды. Алар белән төрле биюләр күрсәтә башлагач, кызыксынып тагын балалар өстәлде һәм барысы бергә 18 кеше җыелды. Әти-әниләрне һәм балаларның үзләрен кызыксындырган сорау: безгә биегән өчен акча түләнәчәкме иде. Шуңа күрә 2003-2006 елларда ни өчен бию коллективы кирәк икәнен, сәхнәдә матур итеп чыгыш ясау һәм бию беренче чиратта балаларның үзе өчен мөһим булуын халыкка анлату агарту өстендә эшләргә туры килде. Шулай итеп коллективыбыз беренче адымнарын ясый башлады.

  • Ни өчен шундый исем сайладыгыз?

  • Кечкенә вакытымда Фаилә исемле апа мине "Аленький цветочек" дип йөртә иде. Балачак хатирәләреннән алынган ул исем. Алга таба мәгънәсе үзгәрде. 2010 елда коллективыбызга Миләүшә Вәгыйз кызы килеп кушылды. Шуннан соң инде кая барсак та без "Ал чәчәк" коллектив җитәкчеләренең исемнәреннән алынган дип аңлатабыз. Ал - Алия, чәчәк - Миләүшә.

  • Беренче уңышларыгыз кайчан куренә башлады?

  • 2006 елда "Ал чәчәк" эшенә ныклап тотына башлады. Беренче уңышыбыз шушы елда Созвездие - Йолдызлык конкурсында булды. Иң зур уңышларыбызның берсе - 2010 елда Түбән Новгород шәһәрендә булып узган "Факел" фестивалендә Гран- при га лаек булуыбыз. Бу чарага без Казан данын яклап бардык. Зур җиңүебез белән киләсе уңышларыбыз өчен рухландыру алдык. Алдагы чыгышларыбызга көч бирде.

  • Факел фестиваленә ничек килеп эләктегез?

  • Анда катнашу бик күңелле килеп чыкты. 2006 елда "Созвездие" йолдызлыкта чыгыш ясавыбызны күреп дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры Гарипова Раилә Мөхәмәтхановна бик ошаткан. Шунда ук яныбызга килеп Факел фестивалендә катнашырга чакырды. Моңарчы бер-беребезне белмәсәк тә, ул безгә бик зур терәк булды: биюне ничек куерга һәм гомүмән сәхнә культурасын өйрәтте. Рәхмәт! Безнең өчен бик дулкынланган ул. Борчылмаслык түгел бит. "Факел" - дәрәҗәле фестиваль. Жюри әгъзалары гына ни тора - Росииянең танылган сәнгать эшлеклеләре.

  • Коллективта хәзер ничә кеше бии.

  • Коллективыбызда хәзерге вакытта 23 бала бар. Тиздән сентябрь аенда өстәмә төркем оештырабыз. Барысы бергә 40 кеше булыр дип уйлыбыз.

  • Төркемдэ ничә яшьтәге балалар шөгыльләнә?

  • Төрле яшьтәге балалар шөгыльләнә. Яңа җыеласы төркем кечкенәләр 8-9 яшьлекләр булачак. Дәресләр атнага 3-4 тапкыр.

  • Кызлар кубрәкме, егетләрме?

  • Әлбәттә, кызлар, чөнки бию белән күберәк алар кызыксына.

  • "Ал чәчәк" бию коллективының спецификасы нәрсәдә?

  • Биюнең төрле юнәлешендә эшләүдә һәм эзләнүдә. Шулай ук башка җирләрдән укытучылар чакыртып мастер класслар үткәрәбез. Мәсәлән, Казаннан Алмаз дигән биюче егетебез бар, шулай ук практикант кызларны дәшәбез. Бу балаларга төрле яклап усеш алу максатыннан эшләнелә. Файдасы да күренә.

  • Хореограф балалар белән эшләгәч, психолог та булырга тиештер, мөгәен. Ничек уйлыйсын , биергә килгән балада нинди төп сыйфат булырга тиеш?

  • Психолог булу бик кирәк. Бигрәк тә хәзерге заман балалары белән. Мәктәптә укулары да бик кыен бит. Шуңа күрә укуда да калышмаска, биюдә дә сынатмаска ярдәм итү мөһим. Төп сыйфат тырышлык, максатчанлык, эшсөярлек. Алардан кала үҗәтлек, талант, үз фикерең булу. Үзара дуслык булырга тиеш һәм мөһим әйберләрнең берсе - алар ансамбль төшенчәсен белергә тиешләр. Лидерлыкларын алга аерым куймыйча дус бердәм булу ул.

  • Бөтен балалар да талантлы, башлангыч этапта мастер алардан ни тели шуны әвәли дигән төшенчә белән килешәсенме?

  • Була талантлы балалар. Ләкин алар талантларын ялкаулыклары белән бетерергә мөмкиннәр. Ә бар талантсыз балалар. Алар үҗәтлекләре, тырышлыклары нәтиҗәсендә талантлы балалар белән янәшә бергә атлыйлар.

  • Максатчан балалар бармы әллә инде күбесен әти-әнисе этәрәме?

  • Максатчан балалар күп. Әти-әни этәреп кенә бию коллективына йөреп булмый.Чөнки бер биюне өйрәнергә 8 ай тирәсе вакыт кирәк. Узләренең кызыксынулары булмаса, уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

  • Биюдә иң мөһим әйбер ул нәрсә?

  • Кызыксыну, максат, талантыңны шомарту. Аюны да биергә өйрәтеп була. Ләкин ул югары дәрәҗәдә бии алмаячак. Шуңа күрә тырышлык бик мөһим.

  • Кая да булса катнашырга чакырудан баш тартып калган очраклар күп булдымы? Нинди сәбәпләр аркасында?

  • Бик күп булды. Сәбәбе бер - транспорт булмау. Автобуслар яллыйбыз. Кызганычка каршы һәрвакытта да мондый мөмкинлекләребез юк.

  • Әле генә бию белән шөгыльләнергә теләүче баларга нәрсә теләр идең?

  • Биюне яратуларын, теләкләре көчле булуларын. Теләк юк икән тотынырга да кирәкми.

  • Алдагы елга нинди планнар?

  • Әйтеп киткәнемчә, коллективны тулыландыру, үстерү һәм яңадан яңа уңышларга ирешү. Шушы 2016 елнын октябрендә "Факел" фестивалендә катнашачакбыз Аллабирса. "Весеннее настроение" джаз биюе әзерләдек.

  • Бию өлкәсендәге буләкләнуләрегезне дә атап уз инде.

  • Бүләкләнүләр күп булды. Иң -иңнәре: 2010 "Факел" фестивалендә, 2013 "Созвездие- йолдызлык"та, 2014 "Алтын Башмакчык" Ботен Росиия конкурсында Гран-прилар алу. 2016 елда "Созвездие-йолдызлык"та беренче урын яуладык. Һәм башкалар.

  • Талантлы балалар үсеп коллективтан китү кызганычтыр?

  • Бик кызганыч. Үз балаларыбыз шикелле күрәбез. Бер-беребезгә ияләнәбез. Нишләтәсен, тормыш шулай дәвам итә. Шунысы сөендерә, сәнгать мәктәбебездән чыгып киткән укучыларыбыз үзләре кергән уку йортларының активистларына әйләнәләр. Безне шулай куандыралар. Коллективны башлап җибәргән укучыларның күбесе бүгенге көндә тормышта, балалар тәрбияли. Бию буенча китүчеләр дә аз түгел.

  • Костюмнарыгыз куз явын алырлык матур. Аларны кем тегә?

  • Костюмнарны Казанда тектерәбез. Художниклар белән дә эшлибез. Әти-әниләрнең дә ярдәме зур. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки костюмнар биюне баетырга тиеш. Костюм, бию, музыка беррәттән барса яхшы.

  • Алия үзең турында да сөйләп уз әле. Хореографиягә кая өйрәндең?

  • Гади генә әйткәндә, мин биергә яраттым, моның өчен укырга кирәктер дип белми идем (елмая). Менә шушы әйберләрнең нәрсә икәнен аңламыйча Алабугага киткән бала идем 2000 елда. Ләкин биисе килүем бик көчле иде. Кечкенә чагымда бию буенча конкурслар бик күп булды. Раилә апа Фоатовна Алия исемле кызыгыз бик матур бии , үзен генә алып килегез әле дип чакыргалый иде. Шуларда катнашу теләгем зур иде, ләкин Лена апа Бәйрамова бии белмисең дип катнаштырырга теләмәде. Мәктәптә биетмәүләре биюче булу теләгемә зур этәргеч булды. Шул вакытта үз-үземә сүз бирдем барыбер биюче булам дидем. Менә шулай итеп Күңгәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алдым.

  • Укып бетергәч карьераң ничек башланды, дәвам итте?

  • 2003тә Әтнә мәдәният йортына балетмейстер булып эшкә урнаштым. 2006 елда Әтнә балалар сәнгать мәктәбе ачылды һәм мине директор итеп билгеләделәр.

  • Биючене нәрсә бәхетле итә: бию үземе әллә тамашачы алдындагы унышымы?

  • Биючене куйган биюен тамашачыга 100 процент җиткерә алуы бәхетле итә.

  • Синең өчен уныш нәрсә ул.

  • Уңыш ул - минем өчен беренче чиратта тырышлык.

  • Синең фикеренчә хатын кыз һәрвакытта да нинди булып калырга тиеш?

  • Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калырга, шул ук вакытта үз сүзен дә әйтергә тиеш.

  • Ничек уйлыйсын хәзерге вакыттагы унышларыгызны булдырырга сиңа нинди сыйфатын ярдәм итте.

  • Аралашучанлык, тыңлый белү, тырышлык, сабырлык.

  • Син һәрвакытта да оптимист, елмаючан. Оптимист булырга нәрсә ярдэм итә? Кәефне ничек кутәрәсен?

  • Оптимист булырга гаиләм ярдәм итә. Гаиләмнән көч алам. Шулай ук заман кешесе бөтен нәрсәгә дә өлгерергә дә тиеш. Өстәл артында гына зарланып утырып булмый. Җәмгыять эшләре белән дә шөгыльләнәм. Лидер хатыннар белән очрашам. Аларның көчле характерларына сокланып үземә дә рухлану, энергия алам. Мондый хатын-кызлардан "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте рәисе Кәдрия Рәисовнаны, Зилә Рахимҗановнаны атар идем. Шулай ук төрле психологик китаплар да укыйм, юк бар сүзләргә игътибар итмим.

  • Җавапларың тулы булды, әңгәмәбез кызыклы узды. Зур рәхмәт! Алга таба да уңышлар сезгә!

    • Досье: Абдуллина Алия Ринат кызы. Әтнә районы Түбән шашы авылында 17.04.1983 елда туган. Белеме - Күңгәр урта мәктәбе. 2000-2003 Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (2007-2012 еллар)2003 Әтнә мәдәният йортында балетмейстер, хореография укытучысы. 2006-2016 Әтнә сәнгать мәктәбе директоры.Эш стажы 13 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев