Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Алма бакчасы” да зират...

Язылганга кире кайтып Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезнең 20 нче гыйнвар газетасында С. Мингатинаның "Кала тау яңартылды" дигән мәкаләсен укыгач, мин дә язарга булдым әле. Безнең Кече Әтнә авылында "Иске зират" ягъни "Алма бакчасы" диеп йөртелгән зираттагы изгеләр дә бар бит! Зәйтүнә ХӘБИБУЛЛИНА, Кече Әтнә авылы Язманы укыганда гел күз алдыма...

Язылганга кире кайтып

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Сезнең 20 нче гыйнвар газетасында С. Мингатинаның "Кала тау яңартылды" дигән мәкаләсен укыгач, мин дә язарга булдым әле. Безнең Кече Әтнә авылында "Иске зират" ягъни "Алма бакчасы" диеп йөртелгән зираттагы изгеләр дә бар бит!

Зәйтүнә ХӘБИБУЛЛИНА,

Кече Әтнә авылы

Язманы укыганда гел күз алдыма шушы зираттагы кабер ташлары килде, аларның кайсылары авып төшкән, бер-икесе утырып тора. Аларга әһәмият бирүче дә юк. Олы Әтнә авылы ягыннан- Олы Әтнә халкы, Кече Әтнә ягыннан безнекеләр шул зиратка кертеп терлек арканлыйлар. Ә бит ул борынгыдан килгән изгеләр күмелгән зират. Бу зиратта "Гадел ата" әүлия "Бәшәр" әүлия, "Габдулла ата" әүлия, Олы Әтнә ягында "Баязит" хәзрәт әүлияләр булган. Без яшьрәк вакытта бер карт абыстай әйтер иде:" Иске зиратны ташламагыз, мин шул зират белән яшәдем", - дия иде. Җәй көне яңгыр яумый торса, шул иске зиратка йөгерәбез, укыйбыз, сәдака бирәбез, телибез, Ходайдан сорыйбыз.

Аллага шөкер, районыбызда изгеләр бик күп: Мулла хаҗи Әйше тау башында булган Ирәмәле улы Таҗетдин хәзрәт, Таҗетдин кызы Фатыймабикә, Гайшәбикә абыстай, Каенсар зиратында - Хәмит кызы Заһидә, Күәм тау башында Сөләйман хаҗи, Сөләйман хаҗи кызлары Гайшәбикә, Фатыйма бикә, анабыз Һава кызлары, Күшәр зиратында Габделрәшит улы Габбас хәзрәт. Иске Мәңгәр зиратында Габдулла хәзрәт, Габдулла кызы Шәдбикә абыстай, Норма тау башындагы изгеләргә бер көн укып, багышламыйча кара син, хәзер төшкә керәләр, я берәр бәла-каза көт тә тор...

Безнең Әтнәнең бөтен горурлыгы булырлык бу зиратлар. Безне хәвеф-хәтәрдән саклаучылар да алар. Изгеләребезне искә алган саен Аллаһы Тәгалә безнең үзебезне ярдәменнән ташламый. Кала тауны, Иске Мәңгәр зиратын яңарткан мәрхәмәтле җитәкче Лотфулла Шәфигуллинга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Башка хуҗаларыбызның күңелләренә дә миһер-шәфкать, уңышлар бирсен Аллам. "Алма бакчасы" зиратын да рәтләү турында берәр мәрхәмәтле җитәкчегә берәр уй бирмәс микән Аллаһы Тәгалә. Шулай булмаганда халык үзе генә рәтләп торгыза алмас аны.

Ә болай изгеләр күмелгән җирдә терлекләр йөреп торганын күргәч җан авырта, өлкәннәр сөйләмәсә бу хакта яшьләр белми дә торгандыр инде. Яшибез шулай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X