Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Алсуы клип төшерә

Татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Хәбибуллина бу арада клип төшерү белән мәшгуль. Яңа клипның нечкәлекләре һәм гаиләсендәге яңалыклары турында җырчының үзеннән сораштык. - Алсу, "Яраларга кагылмаска иде" җыры, аның клибы уңышлы һәм популяр булды. Яңа клибың да халык күңелен яулый алыр микән? Нинди җырга төшерелә ул? - "Сагынырсың әле еллар...

Татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Хәбибуллина бу арада клип төшерү белән мәшгуль. Яңа клипның нечкәлекләре һәм гаиләсендәге яңалыклары турында җырчының үзеннән сораштык.

- Алсу, "Яраларга кагылмаска иде" җыры, аның клибы уңышлы һәм популяр булды. Яңа клибың да халык күңелен яулый алыр микән? Нинди җырга төшерелә ул?

- "Сагынырсың әле еллар узгач" дип исемләнгән җырның сүзләрен Галия Сафиуллина, көен Ринат Вәлиев иҗат итте. Бу җыр да зур уңышка ирешер дип өметләнәм. Клибын Замирә Рәҗәпова төркеме белән төшерәбез. Күренешләр Казанда - урамда да, студиядә дә төшерелде. Эчтәлегенә килгәндә, ике бала белән утырып калган ялгыз хатын язмышы турында ул. Тамашачылар аны Яңа елдан соң күрә алыр дип уйлыйм. Клип төшерүдән тыш, яңа җырлар яздырам, яңа күлмәкләр тектерәм.

- Алсу, шәхси тормышың турында төрле сүзләр ишетергә туры килде. Яңадан кияүгә чыкмадыңмы әле?

- Әлегә бу турыда берни дә әйтмим, вакыты җиткәч, хәбәр итәрмен. Минемчә, шәхси тормыш турында бөтен дөньяга сөйләргә кирәкми.

- Кызың Эльвина ниләр белән мавыга?

- Эльвинага - 14 яшь. Сәләтләре бик күп, бигрәк тә теннис уйнарга, биергә ярата.

- Күптән түгел әниеңнең туган көнен бәйрәм иттегез. Ничә яшь тулды?

- Быел әнигә 58 яшь тулды. Ә менә әтинең юбилее көтелә. Аңа 13 гыйнварда 60 яшь тула, Алла теләсә. Бүгенге көндә әти-әни Әтнә районында гомер итә. Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев