Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Ана даны” кавалерлары

Күпбалалы аналарны "Ана даны - Материнская слава" медале Татарстан Республикасы Законы нигезендә 2004 елны ук гамәлгә керде. "Болай булгач медаль эләгә миңа, ташламалары да булыр әле", дип хыялланучылар күптән вафат булдылар, ә медальне ел саен берничә татарстанлыга бирү белән чикләнәләр. Ә бит ул медаль белән Бөек Ватан сугышы чорында да...

Күпбалалы аналарны "Ана даны - Материнская слава" медале Татарстан Республикасы Законы нигезендә 2004 елны ук гамәлгә керде. "Болай булгач медаль эләгә миңа, ташламалары да булыр әле", дип хыялланучылар күптән вафат булдылар, ә медальне ел саен берничә татарстанлыга бирү белән чикләнәләр.

Ә бит ул медаль белән Бөек Ватан сугышы чорында да бүләкләгәннәр. 1945 елгы район газетасына тап булдым, менә анда ниләр язылган. СССР Югары Советы Президиумының 18 август Указы нигезендә, бер төркем райондашларга "Ана даны" медале бирелгән. 8 бала тудырган һәм тәрбияләгән Казак Үртәме авылында яшәүче Рокыя Габдрахман кызы Җәләлиева, Олы Бәрәзәдән Хәбибкамал Гатулла кызы Заһидуллина һәм Нәгыймә Закир кызы Хәкимова, Дусымнан Хәлимә Галиулла кызы Рафикова икенче дәрәҗәдәге "Ана даны"на лаек булганнар. 7 бала тудырган һәм тәрбияләгән әниләр - Җилгелде авылыннан Җәмилә Габдельман кызы Әхмәтшина, Олы Әтнәдән Галия Хисаметдин кызы Гайнуллина һәм Мәчтүрә Сабир кызы Фазылҗанова, Казак Үртәменнән Нәсимә Гыйният кызы Җаббарова, Олы Бәрәзәдән Фәрзәнә Шакирҗан кызы Камалиева һәм Галия Сираҗи кызы Кәлимуллина, Мәрҗәннән Миңзифа Сәмигулла кызы Хәйруллина, Иске Мәңгәр авылыннан Сәгъдәт Җаббар кызы Йосыфҗанова өченче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнәләр. Әле бу исемлекнең дәвамы бар диелгән, кызганычка каршы анысын таба алмадым.

Элек менә шундый батыр аналар яшәгән. Хөкүмәт тә аларны тиешенчә искә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев