Әтнә таңы

Әтнәнең Ары авылында кичке сабантуй узды

Ни өчен ярты район ашыга икән бу Арыга дип, быел Арының кичке мәйданына барып карарга булдым. Югыйсә, бар җирдә дә шул бер бәйрәмдер инде- шулайрак уйлыйм идем. Кичке сәгать 8 дә төгәл башлыйбыз, дисәләр дәышанып бетмәдем. Төгәл халык булып чыкты арылар, без килгәндә мәйданның әйләнә-тирәсе тулы, машина куяр урын калмаган,...

Реклама


Ни өчен ярты район ашыга икән бу Арыга дип, быел Арының кичке мәйданына барып карарга булдым. Югыйсә, бар җирдә дә шул бер бәйрәмдер инде- шулайрак уйлыйм идем. Кичке сәгать 8 дә төгәл башлыйбыз, дисәләр дәышанып бетмәдем. Төгәл халык булып чыкты арылар, без килгәндә мәйданның әйләнә-тирәсе тулы, машина куяр урын калмаган, балалар тирбәнә, сатучылар сата, әбиләр дә 50 сумлык мамыкны кисәге күтәреп, бик тәмләп мәйдан карыйлар. Баш кадәр помидор сатучылар да бар,хәтта,
Аптырап карап тордым башта, ярты район шушында- мари чигендәге кечкенә генә авылның бәйрәмендә. Рөстәм Закиров җырлый, Азат Фазылҗан ду китереп алып бара, авылның икенче башындагылар да йоклап ята алырлык түгел. Хәер, йоклатырсың боларны, бер башыннан икенче башына йөгерә апаларын... сабантуй карарга:
- Көндез бер карадык инде, куңелле булды, эссе генэ иде, хэзер рәхәт, бәйрәмнән калып буламыни, менә без Казаннан кайттык, биибез рәхәтләнеп ... - ди Гөлниса апа.
Аңларга тырышам, Рөстәм Закиров өчен генә ярты район җыела алмый бит инде, шашлык та бөтен җирдә пешә... Соңрак аңлагандай булдым, халык үзе ял итә монда, җитәкчеләр түгел, бернинди читенсенү юк, кыршау киеп тә бииләр, бер капчыкка икәү кереп тә чабалар, Рөстәм Закиров үзе кергән капчыкка, ду килеп мәйдан тоталар, герне әнә Балтачтан килеп тә 45 тапкыр күтәрүчеләр бар, Азат әйтмешли, бүләге дә әлләни түгел... Тартыну юк, бар да бериш...Сәгать кичке 11дә артистлар, Алина Давыдова ... үз чыгышларын тәмамладылар, дискотека башланып калды.
Ә без район үзәгенә кайттык, тынлык, ник бер гармун тавыш булсын, күңелсез булып китте. Кеп-кечкенә Арыдагы күңел күтәренкелеге, энтузиазм бездә юк... Арылар ду киләләр әнә, көендем дә, сөендем дә... Кечкенә авыл булганга бер-берсен аңлап яшиме болар,әллә үзләре икенче "камырданмы", эшмәкәрләре бәйрәмгә акчасын биргән, "Дусым" хуҗалыгы да ярдәм иткән... Сәбәп гади кебек: Арының башлап йөрүче Раиләсе бар, ул халкын күтәрә, халкы - аны. Оештырам дигән кешегә берәү дә "Юк", дими югыйсә...

Ә без кызык карап өйрәнгән, безгә кемдер килеп эшләп бирергә тиеш, әле эшләп бирсәләр дә гаеп тапкан булабыз...
Ә бит элек, без балачакта, Олы Әтнәнең Киң урамында кичке уеннар була иде...Шул чакка кайтасы килеп китте...гармунлы чакка! Авылларда...юк түгел, бар бит гармунчыларыбыз да...Нәрсә көтәбез, Арылар үрнәгендә яшәп карыйкмы әллә?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: