Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Ары сабантуе

Телдән төшмәгән Ары Сабантуе Елның-елында кичке Сабантуй карарга мари чигендәге Арыга агыла халык. Быел бишенче тапкыр җыйдылар бу мәйданга халыкны. "Агыйдел" җыр-бию ансамбле киләсе алдан билгеле булды, чакыру билетын да мулдан өләштеләр, белдерүләр дә җитәрлек эленде. "Зурлап тотындык, нәрсә чыгар инде", дип курыктылар оештыручылар. Үзебез дә хәбәрчеләребез өчен азрак куркыбрак...

Телдән төшмәгән Ары Сабантуе Елның-елында кичке Сабантуй карарга мари чигендәге Арыга агыла халык. Быел бишенче тапкыр җыйдылар бу мәйданга халыкны. "Агыйдел" җыр-бию ансамбле киләсе алдан билгеле булды, чакыру билетын да мулдан өләштеләр, белдерүләр дә җитәрлек эленде. "Зурлап тотындык, нәрсә чыгар инде", дип курыктылар оештыручылар. Үзебез дә хәбәрчеләребез өчен азрак куркыбрак бардык Арыга. Ә алар һәрвакыттагыча барыбызны шаккатырдылар. Алып баручы Азат Фазылҗановның уен-көлкеле сүзләре, шул арада шигырь сөйләве халыкны мәйданга тартуы, "Агыйдел"ләрнең мәйдан тутырып биюләре, халыкны биетүләрен сөйләп бетерә торган түгел, Сабадан килгән Зөлфәт Зиннуров бәяләгәнчә, "Мондый сабантуй, мондый халык та бар икән әле". Мәйданны телевидениегә төшерергә килгән Россия телеканалы журналистлары да тел шартлатты, "Кем янына барсаң, шул сөйли, шулкадәр бердәм болар". "Безне бер җирдә дә бу кадәр көтеп алып, хөрмәт күрсәтеп алкышлаганнары юк иде әле, яраттык без дә Арыны"- бәя менә шундый! Мондый бәягә лаек булыр өчен Арылар кебек бердәм булырга кирәк. "Мин генә бер нәрсә дә эшли алмаган булыр идем, командам әйбәт минем, эшмәкәрләребез авыл дип яши, "Дусым" хуҗалыгы ярдәменнән ташламый, бер йодрыкка тупланганга шулай ул", - ди мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова. Һәм ул хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев