Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Арысында - балалар сабантуе

Елдагы матур гадәтне дәвам итеп, 11 июньдә Ары авылында балалар сабантуе үткәрделәр. Ары балаларыннан тыш бирегә лагерьга йөрүче күрше авыл балалары да чакырыла. Узган елдан аермалы буларак, Түбән Көек мәктәбе янында оештырылган лагерьга йөрүче балалар да кунак булып менә быелгы мәйданга. Сабантуй белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый хәзер, тик арыларда...

Елдагы матур гадәтне дәвам итеп, 11 июньдә Ары авылында балалар сабантуе үткәрделәр. Ары балаларыннан тыш бирегә лагерьга йөрүче күрше авыл балалары да чакырыла. Узган елдан аермалы буларак, Түбән Көек мәктәбе янында оештырылган лагерьга йөрүче балалар да кунак булып менә быелгы мәйданга. Сабантуй белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый хәзер, тик арыларда бер нәрсә дә кешечә булмый, бу авылда тик тора белмиләр, олылары да , балалары да актив, уен игълан итеп өлгермиләр, мәйдан эче катнашырга теләүче балалар белән тула. Нинди балалар гына.... күз алдына китерә аласызмы, бәлки ышанмассыз да, капчык бәреш уенына 89 яшьлек Асия әби менеп утыра. Капчык белән генә дә чикләнми әбиең, таяк тартыш уенында да бик актив катнаша. Мәйданны караучылар да гөрләтеп кул чабалар... Мактау сүзләрен күп ишетә әби бу көнне, балалар үзләре дә сокланып, "Әби, киләсе сабантуйда да катнашырсың яме, җиңәбез сине", дип елмаялар. Ә сабантуйдан уйнап арган балалар канәгать булып, кочак-кочак бүләкләр белән таралышалар. Уздыручылар да, балалар да шат. Соңгысы булмасын, дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев