Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Арысында – Кошлар көне һәм “Башваткыч”

Авыл җирендә гореф-гадәтләр үзгәрәк, яшәү рәвеше дә. Яз җитү белән орлык чәчәргә тотынабыз, тагын бер шатлыгыбыз бар- җылы яктан кайтучы дусларыбызга- кошларга җыйнаулашып оялар ясыйбыз. Моның рәхәтлеген ясаучы үзе белә, син ясаган ояга сыерчыклар килеп, һәр иртәдә "җыр"ларын сузсалар - рәхәтлеге әйтеп бетергесез. Моның тәрбияви ягы да бик зур -...

Авыл җирендә гореф-гадәтләр үзгәрәк, яшәү рәвеше дә. Яз җитү белән орлык чәчәргә тотынабыз, тагын бер шатлыгыбыз бар- җылы яктан кайтучы дусларыбызга- кошларга җыйнаулашып оялар ясыйбыз. Моның рәхәтлеген ясаучы үзе белә, син ясаган ояга сыерчыклар килеп, һәр иртәдә "җыр"ларын сузсалар - рәхәтлеге әйтеп бетергесез.

Моның тәрбияви ягы да бик зур - соңгы вакытта мәктәпләрдә укучылар белән бергә үткәрелә башлады мондый чаралар. "Ашыт" сакланышы инспекторлары да районыбызның мондый чараларында катнаштылар. Ә менә кичә, 1 апрельдә, Ары башлангыч мәктәбе укучылары әти-әниләре, авыл кешеләре белән берлектә "Кошлар көне" уздырдылар. "Канатлы дусларыбызны каршы алырга без әзер, матур оялар ясадык, исән-имин кайтып җитсеннәр", - дип сөенәләр алар.

Әле оя гына да түгел, бүген кошларга багышланган"Башваткыч" уздыралар алар.

-Укытучыбыз Миләүшә апа белән кроссворд төзедек", - дип канәгать елмая укучылар.

Башлап йөрүчеләре укытучылары белән авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре. Кызыгырлык та, сокланырлык та... Тикмәгә генә булганнан бар да була, димиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев