Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Ашыт” ишекләре һәркемгә ачык

Әтнәнең "Ашыт" - ишекләре һәркемгә ачык Мәктәп, техникум укучылары катнашында район спартакиадасы дәвам итә. Яңа гына әлеге спартакиада кысаларында малайлар һәм кызлар арасында баскетбол, футбол буенча ярышлар үтте. Бу хакта район спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин менә нәрсәләр сөйләде: - Футбол уйнаучы егетләребез яңадан җыелып, үзара ярышлар үткәрә башладык. Мәктәпләр...

Әтнәнең "Ашыт" - ишекләре һәркемгә ачык
Мәктәп, техникум укучылары катнашында район спартакиадасы дәвам итә.
Яңа гына әлеге спартакиада кысаларында малайлар һәм кызлар арасында баскетбол, футбол буенча ярышлар үтте. Бу хакта район спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин менә нәрсәләр сөйләде:
- Футбол уйнаучы егетләребез яңадан җыелып, үзара ярышлар үткәрә башладык. Мәктәпләр арасындагы мини футбол буенча бәйгедә беренче урынны - Олы Әтнә, икенче урынны - Яңа Шашы, өченче урынны - Күәм мәктәпләре яулады. Баскетбол ярышларында исә малайлар арасында - Олы Әтнә - 1, Түбән Көек - 2, Күңгәр командасы - 3 урынга лаек булды. Кызлар командасы урыннарны түбәндәгечә бүлеште : Күңгәр - 1, техникум -2, Яңа Шашы - 3 урында.
Шунысын да әйтәсе килә, каникул көннәрендә дә безнең спорткомплекс гөрләп торыр дип уйлыйм. 4 гыйнвар көнне шул ук спартакиада кысаларында өч зонага бүленеп хоккей ярышлары узачак. Ә 6 гыйнварда спорт мәктәбе призына мини футбол буенча бәйге узар дип көтелә. Өлкәннәр дә үпкәләмәсен, волейбол яратучылар, гомумән, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә мөмкинлекләр булачак. Кичке сәгать 18.00дән безнең ишекләр сезнең өчен ачык. Рәхим итегез.!
Тулырак язма газета битләрендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев