Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең бай нәселе китап чыгарды

Хәбәрчебез Җәүдәт Мәгъсүмов редакциягә Казан шәһәрендә АО ТАТМЕДИА ПИК "Идел Пресс" та басылган 3 кило 200 граммлы китап күтәреп килеп керде. Китап "Гафаров Ришат Галиевич Моя родословная и воспоминания" дип исемләнгән. Агымдагы елның 20 сентябрендә басылган. Китапның баш редакторы - Юрий Анатольевич Балашов. Китаптагы фотолар Ришат Гафаровның гаилә архивыннан алынган....

Хәбәрчебез Җәүдәт Мәгъсүмов редакциягә Казан шәһәрендә АО ТАТМЕДИА ПИК "Идел Пресс" та басылган 3 кило 200 граммлы китап күтәреп килеп керде. Китап "Гафаров Ришат Галиевич Моя родословная и воспоминания" дип исемләнгән. Агымдагы елның 20 сентябрендә басылган. Китапның баш редакторы - Юрий Анатольевич Балашов. Китаптагы фотолар Ришат Гафаровның гаилә архивыннан алынган. Әтнә районы табигате фотолары безнең - "Әтнә таңы" редакциясенең хезмәте. Архив материаллары белән эшләүче - архивларда казынучы безнең хәбәрчебез, шушы данлыклы нәселнең бер вәкиле Җәүдәт абый Мәгъсүмовныкы. - Ришат Гафаровның (1935 елның 23 сентябрендә туган) бабасы, безнең бабай, чыгышы белән Яңа шашы авылыннан. Ул 15 яшеннән Яушевларда эшләгән кеше. Әхмәтришат абый Мәскәүдә яши. Нефть-газ промышленностендә эшләгән бай нәсел бу. Китапка әлеге нәселнең Олы Әтнәдә яшәүче Шәриповлар нәселе кергән, без дә бар..., - дип горурланып сөйли Җәүдәт абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев