Әтнә таңы

Әтнәнең бер өлеше сулы

"Чиста су" Олы Әтнәнең техникум урнашкан өлешенә җибәрелде. Су җибәреп караганда күренгән вак-төяк кимчелекләр бетерелгәч, нәкъ менә шуларны төзәтәләр бүгенге көндә, су авылның калган өлешләренә дә җибәреләчәк.

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров суның сыйфаты әйбәт булуын да әйтеп үтте. "Кышка кердек, кар чистарта торган техникалар әзер, бозлавык булганда юлга сибәргә комлы-тозлы катнашма да әзерләп куйдык, әлеге катнашма салынган ярты тонна сыешлы бункер трактор артына урнаштырылачак", - дип тә сөендерде җитәкче.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: