Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең бер сыйныфта укыган атказанганнары

сыйныфташлар Редакциягә мөлаем йөзле ханым керде һәм үзенең сыйныфташлары - Татарстан Республикасының атказан хезмәткәрләре исемен алучылар турында сөйләде. Бик кызык тоелды ул сөйләгәннәр. Ул бәян иткәннәр белән газета укучыны да таныштырырга булдым. - Без, 1960нчы елгы бер төркем укучылар Комыргуҗа урта мәктәбенең 8нче сыйныфын 1978 елны тәмамлап, күбебез Казанның, илебезнең...

сыйныфташлар

Редакциягә мөлаем йөзле ханым керде һәм үзенең сыйныфташлары - Татарстан Республикасының атказан хезмәткәрләре исемен алучылар турында сөйләде.

Бик кызык тоелды ул сөйләгәннәр. Ул бәян иткәннәр белән газета укучыны да таныштырырга булдым.

- Без, 1960нчы елгы бер төркем укучылар Комыргуҗа урта мәктәбенең 8нче сыйныфын 1978 елны тәмамлап, күбебез Казанның, илебезнең төрле почмакларына таралып юкка чыкты, - дип башлады сүзен Гөлнур Идрис кызы Галимуллина.

Розалия Минниҗан кызы Галимҗанова башта Казанның 15нче шәһәр больницасында, нейрохирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. 1987 елны, үз сүзләре белән әйтсәк: "Улы да, үзе дә укырга керәләр". Улы - мәктәпнең 1 сыйныфына, ә үзе, ул чактагы Казан медицина институтында (хәзер университет) укый. Укуын тәмамлагач, тире-венерология больницасында, соңрак балалар бүлегендә мөдир вазифасын башкара. Биредә 21 ел дәвамында эшли.

Шул чорда Республика микология үзәге ачыла. Бу үзәкнең төп эшчәнлеге - гөмбәчек чыгарган тире авыруларына каршы көрәш. Бу - Татарстанда беренче, ә Россия буенча дүртенче кәтле үзәк. Биредә лазер кулланып дәвалыйлар. Язмабыз герое әнә шунда күчә. Кайда гына эшләмәсен, аның тырышлыгын, үз эшенә җаваплы каравын өлге итеп куялар. Гомумән алсак, югары категорияле табиб 15 яшеннән бирле медицина өлкәсендә кайный. Шуларны искә алып, Розалия Минниҗан кызына "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеме бирәләр. Шунысы кызык, биредә ул үзенең сыйныфташын - Төрекләр авылыннан Фирая Фәрхәт кызы Әхмәтҗанованы очрата.

- Металлурглар көне уңаеннан шундый дәрәҗәле исемгә лаек булдым. Аннан алда Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының "Рәхмәт хаты"н бирделәр, - ди ул.

Әйтүенә караганда, аның алдына мәктәптән соң кая барыйм дигән сорау басмый да. Ни дисәң дә, сәвит заманында сәнәгатьтә эшләүчеләрнең хезмәт хакы начар түгел, өстәвенә яшәргә тулай торагы да бар. Шуларны искә алып башта данлыклы "Спартак"та, аннан Казан заводларының берсендә металл кою цехында эшли башлый. Дөресен әйтергә кирәк, авыр хезмәт. Үзе дә:

- Монда күбесенчә ир-ат көч куя. Биредә 25 ел эшлим инде. Пенсиядә булсам да хезмәтемне дәвам итәм, - ди.

"Хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт түгелме?" - дип сорарга өлгермәдем, "Мине авыр эшкә кечкенәдән әни өйрәтте, бик булдыклы ул, хәзер аңа 75 яшь, мин әниемә бик рәхмәтле. Хәер, авылдашларым да, күршеләрем дә бик уңган минем", - ди.

... Шулай итеп, бер сыйныфта белем алган кызлар Татарстан парламенты спикеры Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшиннан республиканың атказанганнары исемен алалар. Бу очрак бик кызык тоелды, бергә укып югары дәрәҗәгә лаек булучылар сирәк очрый хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев