Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәнең беренче алтын медаль иясе

Беренче алтын медаль иясе 92 яшендә дә зирәк акыллы, яшьләрне көнләштерердәй яхшы хәтерле ул. Алай гынамы соң, Мәскәү тиклем Мәскәүдән туган авылы Кече Әтнәгә ялгызы сәяхәт итә. Сүзем уникаль шәхес - якташыбыз, отставкадагы авиация полковнигы, хәрби фәннәр докторы, профессор Сафиуллин Вакыйф Зиннәт улы турында. Ерак 1923 елны урта хәлле крестьян...

Беренче алтын медаль иясе

92 яшендә дә зирәк акыллы, яшьләрне көнләштерердәй яхшы хәтерле ул. Алай гынамы соң, Мәскәү тиклем Мәскәүдән туган авылы Кече Әтнәгә ялгызы сәяхәт итә.

Сүзем уникаль шәхес - якташыбыз, отставкадагы авиация полковнигы, хәрби фәннәр докторы, профессор Сафиуллин Вакыйф Зиннәт улы турында.

Ерак 1923 елны урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән гади генә авыл малае 1930 елны башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. Аннан соң укуын Олы Әтнә мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпнең ул чактагы директоры Сабир Садыйков, укытучылары Хәят апа Еникеева белән Кадыйр абый Сабирҗановны әле дә булса бик җылы хисләр белән искә ала Вакыйф Зиннәт улы. Исән чагында кайткан саен Хәят апаның хәлен белми китми.

1939 елны мәктәп урта итеп үзгәртелеп, беренче чыгарылыш укучыларын чыгара. Ә менә 1940 елгы икенче чыгарылышта алар арасында Вакыйф абый да була. Олы Әтнә мәктәбе тарихында беренче алтын медаль алучы ул, Вакыйф Сафиуллин. Әнә шул медаль аның язмышында гомер буе төп рольне уйный да инде. Еллар узып, 1955 елны Мәскәү хәрби һава академиясенә укырга кергәндә алтын медаль иясе буларак имтиханнарсыз кабул итәләр. Тик бу турыда соңрак...

Яхшы билгеләренә генә укучы егет самолетлар белән хыяллана. Әле мәктәптә укыганда ук татар теленнән" Кем булырга?" темасына иншасында "Самолетлар төзүче булырга телим" дип яза Вакыйф. "Теләкләр бары хыял гына булып тоелса да, Сталин эпохасының бәхетле яшьләре һәрчак үз дигәненә ирешер",- дигән сүзләр дә өсти. Бик бәхетле үк булмаса да, үз язмышы да шул сүзләргә тәңгәл килә аның.

Хыялы Казан авиация институтына алып килә Вакыйфны. Ни кызганыч, бер ай укыганнан соң, шул ук Сталин карары белән, укулар түләүлегә үзгәртелә. Кире туган авылына кайтырга туры килә. Институтта укыган, җитмәсә, мәктәптә вакытта ук үзен тырыш укучы буларак таныткан егетне эшсез калдыралармы соң?! Кече Әтнә авылында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлый. Укуын дәвам итү хыялын күңеленең иң түренә яшерә. Шунда аңа хезмәттәшләренең берсе : " Хәрби уку йортына кер, анда түләүсез",- дип киңәш бирә. Шулай эшләгән дә булыр иде, илдә дәһшәтле сугыш башланып китә.

1941 елның 8 августында Вакыйф Сафиуллин фронтка китә. Егетне Оренбург өлкәсе Бугуруслан шәһәренә, очучылар мәктәбенә укырга җибәрәләр.Күп тә үтми әлеге мәктәп үзгәртелеп, егетләрне Омск өлкәсе Ишим шәһәренә күчерәләр. Биредә ул 1943 елның маена кадәр укый. Вакыйф Зиннәт улы уку чорында берничә мәртәбә фронтка китәргә гариза яза. Хәтта бер чакны " русча аңламыйм, укуы авыр",- дип тә алдалап карый. Тик укытучылары арасында Казан авиация институтыннан килгәннәре дә була, егетнең ялганы тиз тотыла.

Шул ук елның маенда фронтка алынган Вакыйф 3 авиация бригадасында коралландыру буенча механик хезмәтен башкара. Сугыш белемле, укыган хәрбиләргә ихтыяҗ зур булуын күрсәтә.Шуңа да сугышчылар арасыннан андыйларны аерып, кабат уку йортларына җибәрә башлыйлар.1944 елның апрелендә Вакыйф Сафиуллин Красноярск өлкәсенә, эвакуацияләнгән Харьков авиация училищесына китә. 1947 елны әлеге уку йортын яхшы билгеләренә генә тәмамлап, хәрби штурман буларак Ерак Көнчыгышка - Уссурийск шәһәренә билгеләнә. Полкның өлкән штурманы Вакыйф Сафиуллин турында газеталарда бер-бер артлы "Бомбить как капитан Сафиуллин" дигән исем астында мәкаләләр чыга. 1955 елны укуын дәвам итү өчен Вакыйф Зиннәт улы Мәскәүгә, алда телгә алынган академиягә юл тота. Аны 1958 елда бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, " Боевое применение авиационных средств поражения" кафедрасында укытырга кала, полковник дәрәжәсенә күтәрелә. 89(!) яшенә хәтле биредә укыта Вакыйф Сафиуллин.

Украина милләтеннән булган тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген Вакыйф абый оныгы , шулай ук хәрби подполковник Сергей тәрбиясендә, Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә. Өлкән яшьтә булса да, туган яклары белән дә араны өзми .Соңгы 20 елда җәй саен Кече Әтнәгә- туган авылына кайта ветеран. Биредә аның ике сеңлесе яши. Тагын берсе- Казанда.

Кайткан саен эне-сеңелләре белән аралаша, Әтнәбезнең яшәрүенә, матурлануына соклана. Гомумән, республикабыздан читтә яшәсә дә, аның тормышы белән һәрдаим кызыксынып, яңалыклардан хәбардар булып яши. Бер генә факт - Вакыйф абый 1947 елдан бирле кайда гына яшәсә дә "Казан утлары" җурналы алдырткан. Әнә шундый зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, туган телен, туган туфрагын онытмаган якташыбыз булу безнең һәркайсыбыз өчен зур горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев