Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең бәхетле дәү әнисе яза

Бәхетле картлык Мин - бик бәхетле әни, дәү әни. Гомеремнең алтын көзләрендә, гаилә җылысы тоеп, районыбызның иң матур, төзек авылларының берсендә гомер кичерәм. Хәзерге вакытта ике оныгым Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә белем ала. 30нчы сентябрь көнне олы оныгым Сәмигуллина Әдилә укыган 4нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Өлкәннәр...

Бәхетле картлык

Мин - бик бәхетле әни, дәү әни. Гомеремнең алтын көзләрендә, гаилә җылысы тоеп, районыбызның иң матур, төзек авылларының берсендә гомер кичерәм.

Хәзерге вакытта ике оныгым Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә белем ала. 30нчы сентябрь көнне олы оныгым Сәмигуллина Әдилә укыган 4нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Өлкәннәр көне" уңаеннан оештырылган бәйрәмгә чакырдылар. Әбиләргә, бабайларга, дәү әтиләргә, дәү әниләргә багышланган бу чара бик күңелле үтте. Сөйләнгән сүз, җырланган җыр йөрәккә үтеп кереп, күзләрне яшьләндерде.

Укытучы апалары Сәгъдиева Айсылу Фидәил кызы, яшь булуына карамастан, олыларга ихтирамлы, игътибарлы. Бу сыйфатны ул балаларда да тәрбияләргә омтыла. Аңа эшендә уңышлар, укучыларга зиһен, тел ачкычлары теләп калабыз. Илләр тыныч булып, балакайларыбызның бәхетенә, ирешкән уңышларына сөенеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев