Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең бәхетле укытучысы

1982 елның 1 сентябрь иртәсе. Без - 9 сыйныф укучылары. Мәктәпкә яшь укытучы килгән, математикадан укыта икән дигән яңалыкны һәркем үзенчә кабул итә. Кемдер нинди икән, укыта белә микән, усал түгел микән дип, борчылса, шук малайлар, дәресләргә әзерләнмәсәң дә була, яшь булгач тыңламасаң да ярар дип куана. (Гомумән, укучылар яңа...

1982 елның 1 сентябрь иртәсе. Без - 9 сыйныф укучылары. Мәктәпкә яшь укытучы килгән, математикадан укыта икән дигән яңалыкны һәркем үзенчә кабул итә. Кемдер нинди икән, укыта белә микән, усал түгел микән дип, борчылса, шук малайлар, дәресләргә әзерләнмәсәң дә була, яшь булгач тыңламасаң да ярар дип куана. (Гомумән, укучылар яңа укытучыны көтеп алалар, чөнки яшь укытучы белән мәктәпкә яңалык, яшьлек килә). Менә класска яңа укытучы - Резидә апа килеп керде. Безнең шук, тыңлаусыз малайлар да шып булып калдылар. Җитди тонда, үзен тиешле югарылыкта тотып укытучыбыз дәресен башлады. Укучылар белән уртак телне тиз тапты ул һәм югары сыйныф укучыларының киңәшче, ярдәмчесенә әйләнә. "Югары уку йортына киткәч, авыл баласы өчен иң кыены белгәнеңне дә сөйли алмыйча , терминнарны русча белмәвеннән азаплану",- дип, һәр дәрестә кирәкле математик терминнарны русча өйрәтә башлады. Сыйныфта 31 укучы, әмма укытучыны барысы да тыңлый. Резидә апа тавышын күтәрмичә, тыныч кына дәрес алып бара. Шулай итеп ул укучылыр йөрәгенә юл сала...

1990 ел. Мин педагогика институтын тәмамлап туган мәктәбемә укытырга кайттым. Инде укытучым белән коллегалар булып, алай гына да түгел аның кул астында эшли башладым. Белемле, үтә төгәл, җаваплы Резидә апаны ул вакыттагы мәктәп директоры Нургадә Шәвәлиевич завуч итеп билгеләгән иде. Мәктәптәге һәрбер эштән һәбәрдар, һәр укучының холык - фигылен яхшы белүче, үз фәнененнән тирән белем бирүче Резидә апа янында тыныч та, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Аның буш сүз сыйләргә, тик утырырга вакыты да, теләге дә юк. Укытучылардан да, укучылардан да шуны таләп итә ул. Шулай коры, кырыс булырга кирәктер дә, чөнки күпме бала язмышы аның кулында, күпме әти- әни белән аңлашырга кирәк аңа. Ә бертуктаусыз килеп торган тикшерүләрдә мәктәпне яклап, укытучыларны саклап калучы да ул бит. 5 директор белән эшләргә туры килә аңа. Аларның һәркайсы завуч эшеннән, аның документларны тәртипләп алып баруыннан канәгать кала.

Эшкә җаваплы карарга, үз-үзен якларга, кешеләргә ярдәмчел булырга әнисе Сәлимә апа өйрәтә аны. Ялгыз килеш балаларын аякка бастырган ана, үзенә ничек авыр булмасын, кызының алдагы язмышын күз алдында тотып, югары белем алырга Казанга чыгарып җибәрә. Кызының үз йөзенә тап төшермәслегенә ышана ул һәм ялгышмый да. Югары белемле укытучы кызы вакыты булган саен әнисе янына ашыга. Кияве Рафаэль дә "әби" дип өзелеп тора.

Хәзерге көндә дә Резидә апа әнисенең үгет-нәсыйхәтләрен үтәп яши. Үзенең яраткан эш урынында балаларга белем бирә. Гаиләсендә яраткан әни, кадерле тормыш иптәше, туганнарны каршы алып төп нигез җылысын саклап торучы хатын -кыз ул. Бәхет үзе шул түгелме инде? Әйе, укытучы буларак та, хатын -кыз буларак та бәхетен тапкан Резидә апа. Шуңа күрәдер, язмыштан зарланмыйча, тормыштан тәм табып яши белә ул. Ә болай яшәү бары көчле кешеләргә генә хас.

Роза Әхмәтҗанова

Бәрәскә урта мәктәбе укытучысы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев