Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең биш егетен озаттык

Көзге чакырылышта Арча һәм Әтнә хәрби комиссариатыннан 96 егет армиягә китәчәк, шуның 83е - Арчадан, 13е - Әтнә районыннан. 17 октябрь көнне егетләрнең бер өлешен армиягә озатсак, бүген иртәнге 6 сәгать 20 минутта икенче төркемдәге 16 егет - Арчадан Татарстан хәрби комиссариатына Ватан иминлеген сакларга дип чыгып киттеләр. Алар арасында...

Көзге чакырылышта Арча һәм Әтнә хәрби комиссариатыннан 96 егет армиягә китәчәк, шуның 83е - Арчадан, 13е - Әтнә районыннан.

17 октябрь көнне егетләрнең бер өлешен армиягә озатсак, бүген иртәнге 6 сәгать 20 минутта икенче төркемдәге 16 егет - Арчадан Татарстан хәрби комиссариатына Ватан иминлеген сакларга дип чыгып киттеләр.

Алар арасында районыбызның 5 егете - Дусым авылыннан Илназ Зәкиев, Арыдан Азамат Шакиров, Бәрәскәдән Нияз Хәсәнов, Күәмнән Ришат Галимҗанов, Олы Әтнәдән Рәмис Галимуллин да бар.

16 егетнең 13е машина йөртү таныклыгына ия, өчесендә юк. "Бу юлы бездән йөртүче таныклыгы булган егетләрне сорадылар", - ди хәрби комиссар. 22 ноябрьдә өченче төркем китәчәк.

"Соңгы озату 30 ноябрьдә булачак. Егетләребезнең күбесен үзебез элемтәдә торган, шефлык иткән частьләргә озатырга тырышабыз, бу юлы китүчеләр Саратовтагы частькә эләгәчәк, без бу часть белән яхшы элемтәдә, барып-кайтып йөрибез, районнан теләге булган әти-әниләрне дә алып барып кайту мөмкинлеге бар.

Даими рәвештә телекүперләр уздырып, сөйләшеп торабыз. Бәйрәмнәр, егетләрнең туган көннәре белән котлыйбыз. Безгә гел егетләребез хезмәт иткән частьләрдән "Рәхмәт хатлары" килә, горурланабыз, әти-әниләрне чакырып аларга да рәхмәтләребезне белдерәбез. Саратовка күбрәк гаилә хәле авыр булганнар, өйләнгәннәрне җибәрергә тырышабыз. Ульяновскига китә тагын егетләребез, алар белән дә элемтәдә без. Бүгенге көндә безнең 205 егетебез 57 частьтә хезмәт итә. Һәрберсе белән элемтәдә торабыз...", - дип сөйләде 27 октябрьдә, кичә призывниклар, аларның әти-әниләре белән булган очрашуда Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Мондый очрашуны үткәрмәсәләр дә берәү дә берни әйтә алмас иде, ничек эшләсәң дә көн үтә. Ә алар, Арча-Әтнә хәрби комиссариатында эшләүчеләр андый түгел. Аңлату-тәрбия эше бик көчле, хәрби хезмәткә әзерләү дә югары дәрәҗәдә. Комиссариатның залы тулган, китәргә җыенучылар да, хезмәт итүче солдатларның әти-әниләре дә бар. Аларын балалар хезмәт иткән частьтән килгән, командирларның рәхмәт әйтеп язган хатларын тапшыру өчен чакырганнар. Менә ул тәрбия кайда, китәсе солдатлар алдында зурлап әти-әниләргә балалары хакында сөйләделәр.

Призывникларга да бүләкләр тапшырып, алар барасы частьнең эше, андагы тормыш-көнкүрешне видеосюжет белән күрсәттеләр, призывникларның сорауларына җавап бирделәр, әти-әниләргә дә киңәш җитәрлек булды. "Каз түшкәләре тыгарга кирәкми, акчаны да 5 меңнән күп тыкмагыз... " - дип барысын аңлатты комиссар. Уен-көлке дә күп булды. Телефоннар биреләчәк, "Менә бу мин", дип селфи ясап җибәрә башларлар әле... 12дә төшке ашны ашыйлар, аннан бер сәгать йокы...", - дип сөйләгәндә "Прәме детский сад", дип тә әйтеп куйгаладылар әти-әниләр үзләре.

Ничә еллар хәрби комиссариатның уздырган чараларына йөрим, күбесенә ышанып та бетә алмыйм, ышанырлык та түгел, һәрберсе- бигрәктә егетләрне армиягә озату дога белән уза. Бу юлы да Илгизәр хәзрәт килеп коръән укып, егетләребез исән сау кайтсын, дип багышлады. Фәрештәләрнең "Амиин" дигән сәгатенә туры килсен.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев