Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Бәрәскә театры - диплом иясе

Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге IV Республикакүләм театр сәнгате бәйгесе узды. 3 - 4 нче декабрь көннәрендә сайлап алу туры булып, бәйгедә жюри тарафыннан 38 видеосюжет каралган иде. Шулар арасыннан 10сы финалга чыкты. Республикабызның төрле районнарыннан II турга узучылар арасында "Әтнә укучылар йорты" тарафыннан оештырылган Бәрәскә урта мәктәбе театр...

Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге IV Республикакүләм театр сәнгате бәйгесе узды. 3 - 4 нче декабрь көннәрендә сайлап алу туры булып, бәйгедә жюри тарафыннан 38 видеосюжет каралган иде. Шулар арасыннан 10сы финалга чыкты. Республикабызның төрле районнарыннан II турга узучылар арасында "Әтнә укучылар йорты" тарафыннан оештырылган Бәрәскә урта мәктәбе театр коллективы да бар. Конкурска укучыларыбыз Фәнис Яруллинның "Кызлар күңеле - тирән сер" исемле әсәреннән өзек тәкъдим итеп, III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Балаларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев