Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең булачак солдатлары

Көчле рух, дәрт, гаиләңнең, үзеңнең иминлегеңне, тынычлыгыңны саклап кала белү - бу сыйфатлар барысы да чын ир-егеткә генә хас була. Ә гаиләңне саклау, беренче чиратта, ул шулай ук үзеңнең туган жиреңне, туган илеңне саклау дигән сүз. Әлбәттә, Ватанны саклаучылар көне - күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе. Көне дә җылылык, кояш нуры...

Көчле рух, дәрт, гаиләңнең, үзеңнең иминлегеңне, тынычлыгыңны саклап кала белү - бу сыйфатлар барысы да чын ир-егеткә генә хас була. Ә гаиләңне саклау, беренче чиратта, ул шулай ук үзеңнең туган жиреңне, туган илеңне саклау дигән сүз. Әлбәттә, Ватанны саклаучылар көне - күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе. Көне дә җылылык, кояш нуры бөркеп тора.

Кышның соңгы ае «Гражданлык-патриотик» темага багышланган ай. Шул уңайдан 24 февраль көнне мәктәбебездә «Без булачак солдатлар» дип исемләнгән уен-бәйге булып узды. Ярышта 9, 10, 11 нче сыйныфтан сигез иң җитез, уңган, спортта беренче булган егетләр катнашты. Бәйге биш өлештэн торды. Беренчесе - турникта тартылу; икенчесе - автомат сүтеп җыю; өченчесе - магазинга патрон тутыру; дуртенчесе - противогаз киеп, куркыныч зонада зыян күрүчегә ярдәм итү һәм соңгысы - төгәллеккә, вакытка ату. Барлык бәйгеләрдә тормышта кирәкле сынаулар булды. Егетләр үзләре дә бу уеннан куп эмоция алдылар һәм барысы да күп көч куеп көрәштеләр. Ләкин җиңүче берәү генә була. Уен-бәйгенен результатлары буенча 1нче урынны 9 Б сыйныфы укучылары Закиров Азат һәм Төхватуллин Ленар алды; 2нче урында 11 сыйныф егетләре Борханов Нәфис һәм Гыйлаҗев Салават; 3нче урынны үзара 9 А сыйныфы укучылары Баязитов Захир, Насретдинов Инсаф һәм 10нчы сыйныф егетләре Вахитов Хәлил, Галимҗанов Динур бүлештеләр.

Шундый кызыклы, файдалы бәйге уздырган өчен Мәгъсүмов Нәкыйпкә, Гатауллин Илһамга зур рәхмәтләребезне белдерәсе килә.

Катнашкан егетләребезгә киләчәктә дә шундый ук көчле, тырыш булып калуларын телибез. Һәм гомумән әйткәндә, егетләр, сез безнең өчен киләчәккә ышаныч, таяныч. Һәрвакыт үзегезгә ышанып яшәгез, тормыш максатларын югалтмагыз, киләчәктә үз юлыгызны табыгыз. Үткән бәйрәмнәр белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев