Әтнәне чәчәккә күмәсебез килә
Чистарту икеайлыгы бара. Без дә үзебезнең ишек алларыбызда өмәләр оештырдык. Чүп-чарларны җыйдык. Быелгы яззны бигрәк тә куанып көтеп алдык, чөнки урамнарыбызда асфальт. Быел чәчкләр утырту өчен клумбалар да ясап куйдык. Ләкин чисталык озакка бармады, контейнердагы чүпләр белән ишек алдыбыз тулды. Коммуналь хуҗалыкны гаепләмибез. Сәгать саен тула барган контейнерларны ничек түгеп...
Чистарту икеайлыгы бара. Без дә үзебезнең ишек алларыбызда өмәләр оештырдык. Чүп-чарларны җыйдык. Быелгы яззны бигрәк тә куанып көтеп алдык, чөнки урамнарыбызда асфальт. Быел чәчкләр утырту өчен клумбалар да ясап куйдык. Ләкин чисталык озакка бармады, контейнердагы чүпләр белән ишек алдыбыз тулды. Коммуналь хуҗалыкны гаепләмибез. Сәгать саен тула барган контейнерларны ничек түгеп өлгерсен инде алар. Безнең 49нчы, 51 нче йортлар өчен куелган чүп савыңтларына кемнәр генә китереп салмыйлар чүпне. Капчык-капчык чүпләрне урамның аскы ягында ягәүчеләр дә, транспорт белән килеп башка ураманрда яшәүчеләр дә ыргытып калдыралар. Аптырагач, берничә шундый кешене полициягә хәбәр итеп, җаваплылыкка тартуны сорадык. Хөрмәтле чүп ташлаучылар! Без барысын да , барыгызны да күреп торабыз. Ишек төбегезгә полиц-ия хезмәткәре килсә, безгә үпкәләмәгез. Сез яраткан чисталык безнең күңелебезгә дә бик хуш килә.
49 һәм 51 нче йортта яшәүчеләр
Ике рәсем, кайсы күңелегезгә рәхәт. Әлбәттә, техникум укучыларының тулай торагы янәшәсендә урнашкан балалар мәйданчыгы, чисталык... Киләчәктә гөлләргә күмелгән ике катлы йортның ишек алдында да күрәсе килә шундый мәйданчыкны. 36 хуҗалыкныны сыйдырган бу йортта да балалар аз яшәми.
Ә транспорт белән чүпне контейнерга китергәнче, чүп полигонына илтсәгез отышлырак буласы, югыйсә. "Чүп белән килгән һәр машинаны кертәбез полигонга. Кубометры өчен 20сум 60 тиен акча алына, "Газель" машинасына 2 кубометр чүп керә, "КамАЗ"га- 6 кубометр. Шул акчаны түләмәс өчен контейнерларга китерәләр. Ике катлы йортта яшәүчеләр полиция чакырып бик дөрес эшләгәннәр, тәртипне һәркем алар кебек сакласа, икенче контейнерга да бу кадәр тутыра алмаслар иде. Җомга көнне генә түктек мондагы чүпне, якшәмбегә тутырып куйганнар. Авыллардан китерәләр. Югыйсә, һәр авыл советы белән коммуналь хуҗалык арасында килешү төзелгән. Авыллардагы чүпне түгүне авыл советы оештырырга тиешле. Бәрәскә, Яна Шашы, Кышлау авыл советлары күптәннән шулай эшлиләр, халыктан җыялар да, полигонга китерәләр. Башка авылларда яшәүчеләр, сез дә, үзегезнең җирлектә шулай эшләүне таләп итегез. Моннан соң, элекке контейнер урыннарына, башка җирләргә чүп ташлаучыларга беркетмә төзеп, штраф салуны сорый башлыйбыз..."- дип анлатты коммуналь-хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Тәртипне бергәләп саклыйк, шушы җирдә яшисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев