Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Чулпан” лагере сезне көтә

Үзебезнең ял һәм сәламәтләндерү лагере төзекләндерелеп бетте һәм ул тулаем ял итәргә килүче балаларны кабул итәргә әзер. Җәйнең иң күңелле мизгелләре. Эше дә күп, ашы да. Ә балаларга нинди киңлек, укулар күптән тәмам. Чиреккә билгеләр чыккан, бердәм дәүләт имтиханнарын бирәсе, кая барып ял итим икән, дип баш ватасы юк. Алар...

Үзебезнең ял һәм сәламәтләндерү лагере төзекләндерелеп бетте һәм ул тулаем ял итәргә килүче балаларны кабул итәргә әзер.

Җәйнең иң күңелле мизгелләре. Эше дә күп, ашы да. Ә балаларга нинди киңлек, укулар күптән тәмам. Чиреккә билгеләр чыккан, бердәм дәүләт имтиханнарын бирәсе, кая барып ял итим икән, дип баш ватасы юк. Алар өчен бары да уйланган, бары да көйләнгән. Барасың килмәсә дә - бар, теләмәсәң дә - ял ит. Теләмиләрме соң, иртә таңнан күзләрен тырмап ачып, яңгыр дип тә тормыйлар, мәктәп яны лагерьларына йөгерәләр. Ничек мавыктыргыч икәнен сөйләп тә бетерә алмыйлар. "Районыбызның 10 мәктәбе каршысында 23 нче июньгә кадәр эшләп килүче бу лагерьларда бүгенге көндә 416 бала ял итә",- ди мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Рәхимҗанова. Һәр мәктәпнең үз программасы.

Ә 21 июньдә районыбыз мәктәпләрендә укучы балаларны, кем балалары булуына карамастан, "Чулпан" лагере кабул итәчәк. Биредә алар 1 атна дәвамында сәламәтлекләрен ныгытачаклар. Бу хакта лагерьнең җитәкчесе Рита Садриева белән булган әңгәмәбез кызыклы булыр.

- Быел "Чулпан"да 85 укучыдан торган - профильле смена, 10 баладан торган палаталы лагерь эшләячәк. Һәр мәктәптән 5-6 бала ял итәчәк. Балаларның ялын күңелле итәр өчен әйдәманнар- үзебезнең укытучылар бөтен көчләрен дә куячаклар. Алты укытучының да үз планнары бар, барын әйтеп тә бетерәсе килми.

  • Ни өчен ялның вакыты аз? Лагерьның төзеклеге ни хәлдә?
  • 5 июльдән 21 көн дәвамында "Чулпан"да "Сәләт" сәлкешләре ял итәчәкләр. Лагерь төзекләндерелде. Ике корпусның түбәсе профнастил белән ябылды, корпусларның идәннәре алыштырылды, буядык, агарттык. Ял вакыты аз булса да, ял итүчеләр күп җирләрдә булачаклар, кыскасы, искә алып сөйләр өчен лагерьдагы ял онытылмас вакыйгаларга бай булачак.

Ничек, кайда, кемнәр икәнен лагерь ачылгач, хәбәр итәрбез. Кызыклы булырга охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев