Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең чын укытучылары

Мәгариф " Бала - иң беренче чиратта шәхес"... Мәктәп яңа уку елына әзерләнә. Тиздән, бик тиздән мәктәп коридорлары укучылар шаулавыннан гөрләп торыр. Узган уку елы район мәгариф бүлеге өчен уңышлы ел булды дисәм дә, ялган булмас. Кызыл зонага кергән 39 нчы урыннан яшел зонага - 18 урынга күтәрелү , дөрестән...

Мәгариф

" Бала - иң беренче чиратта шәхес"...

Мәктәп яңа уку елына әзерләнә. Тиздән, бик тиздән мәктәп коридорлары укучылар шаулавыннан гөрләп торыр.

Узган уку елы район мәгариф бүлеге өчен уңышлы ел булды дисәм дә, ялган булмас. Кызыл зонага кергән 39 нчы урыннан яшел зонага - 18 урынга күтәрелү , дөрестән дә бик зур уңыш. Рус теленнән - 5 , математиканың профиль өлешеннән 20 урын да куанычлы нәтиҗә. Моңа ирешүдә һичшиксез, мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында оештырылган ресурс үзәге эшчәнлегенең дә өлеше юк түгел. Рус теленнән Саймә Әхәт кызы Сабирова, математикадан Найлә Газим кызы Гәлләмова үткәргән әзерлек группасына район мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары йөрде. Дөрес, районга гына түгел, республикага яхшы таныш әлеге ике мөгаллимәнең хезмәт алымнарының яхшы нәтиҗәләргә китерүенә гаҗәпләнерлек тә түгел. Мәгариф бүлеге методисты, шул ресурс үзәген оештыручы Гөлшат Закирова да алар турында бик югары фикердә. "Бервакытта да яңалыктан курыкмыйлар. Үз фәннәренә кагылышлы кайда нинди үзгәреш бар - эләктереп алырга гына торалар. Үз өсләрендә эшлиләр. Компетенцияле, яңалыкка омтылучан алар - шуның белән кайбер яшь укытучылардан бик күпкә өстен торалар", - ди ул әлеге ике укытучы турында. Шулай булмыйни, олы тормыш мәктәбен узган, тәҗрибәле укытучылар бит алар. Заманында директоры Фәрит Фазылҗанов булган гөрләп торган Күлле Киме мәктәбенә югары уку йортын тәмамлап, икесе бер елда кайталар алар. Һәм шул көннән бөтен барлыклары, яшәешләре мәктәп белән бәйле. Икесенең дә тормышларында шушы һөнәрне сайлауга этәргеч биргән яраткан укытучылары булган. Әнә шуңа да иң башта балада укытучыга карата мәхәбәт булырга тиеш, дип саныйлар. Бала укытучыны яратса, ул укыткан фәнне дә яратачак дигән сүз. Ә моның өчен баланы иң беренче чиратта шәхес итеп күрергә кирәк, диләр. Моңа бер мисал . Саймә Әхәт кызы сөйли :" Бервакыт кайчандыр үзем укыткан укучым белән сөйләшеп киттек. - Апа, сез мине укыган чакта бик үпкәләттегез,- ди. -Ничек?-дим. - Сез дәрес вакытында кеше һәр өлкәдә хәбардар булырга, тарихны да, сәнгатьне дә әйбәт белергә тиеш, дип сөйләдегез. Шулай булмаса, очрашуга бардыгыз ди, менә нәрсә сөйләшергә мөмкин, мәсәлән, фәләнов белән дип, минем фамилияне әйттегез, ди. Әнә шуңа гомер буе үпкә саклаган." Шуңа охшаш очраклар күп булган аларның тормыш юлында. Баланың теләген, аның кызыксынуларын хөрмәт итү ягында алар. Очучы булырга хыялланган укучы турында да кызык итеп искә төшерделәр. Бар да әйбәт, тик егетнең математикасы аксый. Мәктәп директоры Фәрит абый бүтән һөнәр сайларга кыстап карарга куша. Журналистка кыстап карыйлар, - юк , риза түгел. Түбәдән простыня белән сикереп, хәтта аяк кулларын сындырып бетерә. Шунда инде укытучылар уртак фикергә килеп, математикасын тартырга ярдәм итәргә булалар. Егет тырыша, олимпиадаларда катнаша башлый, урыннар ала - шуның белән уку йортына кереп, теләгәненә ирешә. Бик күп нәрсәнең укытучыдан торганын үзем дә күпбалалы әни буларак яхшы беләм.

Аларны тыңласаң, мондый укытучылар да бар икән дип, исең китә. Һәр нәрсәгә үз фикерләре, тормыш мисаллары. Бүгенге заман өчен афәткә әйләгән суицид очраклары, алкоголизм чире - боларга да битараф түгел алар. Рус теле укытучысы буларак, Саймә апа әдәбият белән бәйләп аңлатып та күрсәтә. " Рус әдәбияты - үзе тормыш китабы. Тормыштагы начар мисаллар анда да чагылыш таба. Суицид белән бәйле әсәрләр өйрәнәбез - " На дне", шул ук Сергей Есенин. Үзләренә кул салалар - кемгә начар булды?- дип сорыйм укучылардан. - Аларны яраткан кешеләргә, ә күрә алмаганнар киресенчә, куана гына. Балалар белән ике арада ышанычлы мөгалләмә булырга тиеш."

Аның сүзләренгә Найлә апа да кушыла. " Укытучы баланы әни кебек, нинди бар - шундый итеп кабул итәргә тиеш. Билгеле, таләпчәнлек тә, яхшы мәгънәсендә усаллык та кирәк. Мәктәптә укыган вакытта моны яратып бетермәсәләр дә, мәктәпне тәмамлап, үз дигәннәренә ирешкәч - киресенчә, рәхмәт әйтеп шалтыраталар. Элегрәк укучылар үзгәрәк иде - алар укыйсы килү теләге белән янды. Хәзерге балалар исә үз хокукларын яхшы беләләр, тик менә вазыйфаларына гына бармак аша карыйлар."

Кайчандыр аларның икесенең дә гаиләләрендә укытучы һөнәрен сайлауларына каршы килгәннәр. Әмма шуңа да карамастан, бу һөнәрне сайлауларына беркайчан да үкенмәгән алар. Чын укытучы дәрәҗәсенә күтәрелүләре, эшләрендәге ирешкән уңышлары өчен икесе дә остазлары итеп санаган Фәрит абый Фазылҗановка рәхмәтле. Универсал, энциклопедик шәхесне чын кеше иде,- диләр. "Чыгарылыш имтиханнары вакытында укучылар өчен кайткан биремнәрне башта укытучыларның үзләренә эшләтә иде.Кайсы укытучы иң беренче эшләп бетерә". Директор үзе география укытучысы булса да, күпкырлы белем иясе, яңалыкка омтылучан булган. Дәресләргә кереп, тыңлап , соңыннан анализ ясаган мизгелләрен дә зур хөрмәт белән искә алдылар. " Без яшь укытучылар, мәктәпкә бер плеяда булып килеп кердек. Тырыш идек, директорыбыз моны аңлап, безгә үз бәясен бирде". - диләр.

Ул чакта Олы Әтнә мәктәбенең базовый мәктәп булган вакыты - даны еракларга таралган. Юкка гына шул ук Фәрит абый да яңа килгән укытучыларга :" Мине укытучының кайсы уку йортын тәмамлавы түгел, кайсы мәктәптә укып чыкканы кызыксындыра. Олы Әтнә мәктәбеннән килгән укытучыны берсүзсез эшкә алам", - дими. Әнә шулай ул чакта укучыны белем алган мәктәбеннән, димәк, укытучылардан чыгып бәяли торган булалар. Һәм бу ничек кенә булмасын, бүгенге көн өчен дә үрнәк булырдай мисал.

Найлә апа белән Саймә апа үз гомерләрендә инде ничәнче тапкыр яңа уку елына әзерләнәләр. Артта калган еллар саны алар өчен берни түгел. Алда әле яңа укучылар, яңа уңышлар. Гомер җилкәнен вакыт җилләре генә какшатмасын, күпсанлы укучыларын сөендереп, яшьнәп, яшәреп тагын бик күп еллар бергәләп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев