Әтнә таңы

Әтнәнең данлыклы артисты

Яңгырасын иде лә гармун моңнары Элек-электән татар халкы җыр-биюгә, моңга тартылган. Авылларның үткәнен фольклорсыз күз алдына китереп булмый. Аулак өйләрсез, түгәрәк уеннарсыз нинди авыл була инде ул? Һәр авылның үз тарихы, мәдәнияткә якынлыгы бар. Мари республикасы белән чиктәш булган безнең Ары авылының (Әтнә районы) әби-бабалары көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә, күңел...

Реклама

Яңгырасын иде лә гармун моңнары
Элек-электән татар халкы җыр-биюгә, моңга тартылган. Авылларның үткәнен фольклорсыз күз алдына китереп булмый. Аулак өйләрсез, түгәрәк уеннарсыз нинди авыл була инде ул?
Һәр авылның үз тарихы, мәдәнияткә якынлыгы бар. Мари республикасы белән чиктәш булган безнең Ары авылының (Әтнә
районы) әби-бабалары көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә, күңел ачуга, уен- көлкегә, бәйрәмнәргә җаннарында урын калдырганнар.
Уйнамагач та, көлмәгәч, егет буламыни ул, дигән кебек, чыннан да, уйнамагач та көлмәгәч нинди яшьлек була ди ул? Бу такмаклар безнең авыл
яшьләре арасында таралгандыр да инде. Һәр авылның үз артистлары була. Безнең авылның да үз осталары бар . Ул
- РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 50 ел сәхнәдән төшмәгән Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улы. Аның күкрәген "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" дигән медаль бизи.Җырга оста, үзенең көчле, моңлы тавышы белән йөрәкләрне җилкендерә торган Гәрәфи абый авылыбызның элекке яшьләре, алар белән бергә уйнаган җырлы-биюле уеннар турында чын күңелдән бирелеп сөйли. Сөйләрлек тә шул: авылның яшьләре белән генә түгел, хәтта күршедәге мари халкы арасында да нык күпер салган ул. Шул күпер аларны Мәскәүгә дә алып барган. Аның зур сәхнәләрендә тузан туздырып, мари һәм татар биюләрен
күрсәткәндә, И.В.Сталин, К.С.Ворошилов, С.М.Буденныйлар залны көчле алкышларга күмгәннәр. Аулак өйләрдә "чыныккан" яшьләргә Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясарга. әллә ни авыр булмагандыр. Гәрәфи абый белән хатирәләрне яңартып утырабыз... Юк, ул элекке авыр тормыштан һич кенә дә зарланмый, киресенчә, шартлар булмаганда да, көчле ихтыяр һәм омтылыш белән авыл яшьләренең җырлы-биюле уеннарда "кайнаганын" сөйли . Бернәрсәне дә күктән көтеп ятмаганнар алар. Җир астын казып, клуб эшләгәннәр. Өсте юкә кабыгы белән ябылган бу клуб дигәннәренең. Сәхнәгә чыгарлык өсләренә кия торган күлмәкләре дә булмаган, югыйсә. Ә
кеше барыбер җаен тапкан. Кызлар күлмәкне патрон капчыгыннан тектереп, башларына аклы яулык киеп йөргәннәр. Аклы яулык килешә, Аклы яулык кигән генә, Теләгенә ирешә,-дип җырлыйлар бит җырларда.
Җырның мәгънәсе тормышка туры килә, ахры. Аклык бит ул- сафлык, пакълек билгесе. Тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы туры килгән
кызларның. Татар кызларын әдәплелек тә, тыйнаклык та бизәгән. Төрле бизәнү әйберләре белән дә алар үзләрен матурландырган . Мәсәлән, кара алтын белән бизәкләгән көмеш беләзекләр киеп, чәчләренә тәңкәләр асып йөргәннәр. Ә егетләр исә, аякларына сарык йоныннан бастырылган тула оек киеп, билләренә кызыл пута тагып йөргәннәр. Менә шундый яшьләр булган
бер заманда җир асты клублары гөрләп торган. Авыр заман булса да, кеше үз күңелен күтәреп күңелле итеп яши белгән. Клуб сәхнәләреннән соң аулак өйгә таралулар...Егет белән кызга очрашырга, кулны кулга тотарга, җаннарын якынайтырга да җайлары чыгып торган бу аулак өйләрдә. Очрашуга сәбәп булган бу аулак өйләрдә уеннарның да төрлесе уйналган. Шуларның берсе- "Такрау йөгереш"уены. Кара -каршы баскан егет белән кызларның уртасыннан арттан чыккан ике кешенең берсен алдагы так калган
берәүнең тотуы егет белән кызны кочаклаштырып, үбештереп алулары яшьләрнең күңелләрен тагын да җилкендергәндер.
"Пута сугыш"уенында кеше инде үзенчә җәза алырга тиеш була. Берәү тотып утырган мендәргә икенчесе башын салып, кулын артка куярга тиеш .Кулына пута белән кемнең сукканлыгын белмәсә, җәзасыз кала алмыйсың инде.
"Бер-ике"уенын тагын да яратып уйный торган булганнар. Урындыкның бер башына егетне, икенче башына кызны утыртып, бер-ике дигәннән соң, икесенең дә бер якка каравы аларны урамга чыгып сөйләшергә рөхсәт итүе була.
"Түгәрәк уен"да бергәләшеп тә, аерым да җырлап күңел ачканнар. Уртада басып торган уенчыга багышлап җырлагач, ул кеше үзенә ошаган кешене янына чакырып я җырлатырга, я биетергә тиеш була. Менә шунда күренгән дә инде кешенең җырга-биюгә сәләте. Күрәсең, бу уен безнең балачакка да килеп кергәндер."Зәкәрия-комая"уены да шуңа аваздаш бит. Хәзер дә балалар бик яратып уйныйлар . Менә бит буыннар бәйләнеше ничек була икән ул. Элеккеге сабантуйларны хәзергесе белән чагыштырып булыр микән соң?
Күрше мари авылларындагы мариларның янәшә яшәүләре, алар белән дуслык элемтәсенең көчле булуы, бер-берләренә кунак-кунак йөрүләр Сабантуйларны тагын да җанландырырга сәбәп булгандыр.Сабантуйдан соң таңга кадәр сузылган кичке уеннарның очы-кырые күренмәгәнгә, иртән эшкә барырга кирәклекне искәртеп, бригадирның мәйдан уртасына килеп су сиптереп йөрүләре, яшьләрнең кызыклы һәм мавыктыргыч уеннардан китәргә теләмәүләре аларның җыр-моң белән аерылгысыз икәнлеген әйтеп тора да инде.
Рус белән тормыш гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать,гадәт вә әхлак алмашып, Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакыйгалар алмашып,-дип шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, марилар белән татарлар арасында дуслык күпере көчле булган. Сабантуйга үзләренең милли киемнәрен киеп килгән мариларны , хөрмәт йөзеннән мәйдан уртасына чыгарып фольклорларын күрсәтергә мөмкинчелек бирү- дуслык күперенә бер сәбәп. Халыклар арасында элек тә толерантлык булган икән бит. Мари авылларына барып спектакльләр кую, бер-берсенә кунак- кунак йөрешүләр элек гадәти күренеш саналса да, кызганычка каршы, хәзер
мондый гадәтләр юк инде. Дөрес, элекке "Пеледыш" ("Чәчәк") бәйрәме дигән бәйрәм хәзер дә мариның кайбер төбәкләрендә үтә үзе. Әмма аның элеккеге чалымнары юк хәзер. Ике халык арасындагы җепнең элеккечә нык булмавы бераз гына күңелне бимазалый.
40-60 нчы елларда үткәрелгән кичәләрнең кайберләре әле 70-80 елларда үткәрелә иде. Мәсәлән, "Солдат хатлары" уку кичәләрендә алардан килгән хатларны бергә укулар, посылкаларны ачып күмәкләшеп чәй эчүләр,солдатларга багышлап җыр-бию башкарулар аларның минутлап көткән вакытларын якынайткандыр. Инде хәзер шундый хат укулар да тукталып тора.Кулга-кул, иңгә-иң тотынышып, колхоз, халык өчен хезмәт иткән кешеләрне, гаиләләрне атка утыртып, бәйрәм тантанасына алып килеп, сәхнәгә менгереп мактау сүзләре әйтүләр, сый-нигъмәт тулы өстәл артына утыртып чәй эчертүләр аларның алдагы эшчәнлекләренә зур этәргеч, көч-
куәт өстәгән, киләчәкә омтылыш биргән.Кул ураклары белән басуларда урак урып, көлтә бәйләп, кояш чыкканнан батканчыга хәтле эшләгән эшчеләрнең күңелләренә җылылык нуры сибеп,илһамландырып, басуларга агитбригадалар йөргән. Алар җыр-биюләр
күрсәтеп, басуны чын сәхнә итеп халык күңелен ача белгәннәр. Ә хәзер кул ураклары гына түгел, комбайн тавышлары да ишетелмәгән басу-кырлар үзләрендә хөкем сөргән җансызлыкны җанландырырга чакыра кебек. Авылның тарихын һәр кеше белергә, мәдәниятен үстерергә тиеш, әлбәттә.Халыкны җырлап-биеп яшәргә өйрәткән, шулар эчендә кайнаган Гәрәфи абыйның үткәннәрне сагынып сөйләве, хәзергесе белән чагыштыруы аны гына түгел, безне дә уйланырга мәҗбүр итә. Гармунсыз, моңсыз яшәгән татар
авылларының киләчәге ни белән бетәр? Халкыбызның яратып уйнаган уен- йолалары онытылмасмы, аларны киләчәк буынга кем тапшырыр? Әйдәгез,уен-җырларны кайтарыйк, аларны онытмыйк. Авылларда хәзер дә гармун моңнары яңгырасын иде лә !

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: