Әтнәнең дүрт хуҗалыгы өлеше - 61 процент
1 февральгә район күмәк хуҗалыклары 145732 тонна тулай савым алуга ирештеләр.
Узган елның шул ук чорындагыдан 20728 килограммга күбрәк бу. Биредә барлык хуҗалыкларның да өлеше сизелерлек булды. Аеруча бүгенге көндә көн саен 20 тоннадан артык сөт савучыларны мактап телгә алу урынлы булыр. 1 февральгә "Ленин" - 23416, "Таң" - 23050, "Шахтер" - 23005 һәм "Тукай" 20448 килограмм тулай савым алдылар. Күз алдына гына китерегез: барлык сауган сөтнең 61 проценттан артыгы алар өлеше! Шунысы кызык, зачетта да бу 4 хуҗалык өлеше 61 %ка якын.
Зачет исәбеннән сату да куанычлы. Бу көнне ул былтыргыга карата +16788 килограмм тәшкил итә. Сүз уңаеннан, бу көнне шәхси хуҗалыклар саткан сөт күләме дә 16 тоннадан артык.
Бер сыердан сауган уртача сөт күләме 20,82 килограмм булды, узган елгыдан 1,79 килограммга артык. "Таң" бер баштан былтыргыга караганда 6 кило ярым сөтне артык сава. "Тукай"ныкы - 4,5, "Күңгәр"неке - 2,64, "Күшәр"неке 1,37 килограммга күп.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 1 февральгә тулай савым, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән сату, өченче, бишенче - былтыргыдан артык яки ким.
Дусым 10540 +331 11501 +331
Күңгәр 6907 +832 7407 +1538
Күшәр 18100 +1093 19269 +654
Ленин 23416 +762 24306 -267
Таң 23050 +6500 24006 +6536
Мәңгәр 12598 +1177 13804 +1049
Шахтер 23005 +5171 24318 +4082
Уңыш 7268 -375 7430 -332
Тукай 20448 +4195 20014 +3197
Район буенча 145732 +20728 152055 +16788
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев