Әтнә таңы

Әтнәнең Дусым хуҗалыгында терлекчеләр бәйрәме узды

"Дусым" хуҗалыгында елына ике тапкыр "Терлекчеләр бәйрәме" уздыралар.

Реклама

Узган елны шундый бәйрәмдә катнашырга туры килде. Мәктәпнең ашханәсен матур итеп бизәп, сый-нигъмәт тулы өстәлләр тезеп, җыр-бию, уен-көлке белән уздырдылар. Быелгысы хакында "Дусым" җәмгыятен оештыручыларның берсе Наил абый Сабировтан сораштым. - Мондый бәйрәм уздыру профсоюз оешмасы белән дирекция арасындагы хезмәт килешүендә каралган. 8 март бәйрәме уңаеннан барлык терлекчеләр бергә җыелып, еллык нәтиҗә ясыйбыз. Август аенда яртыеллык эш нәтиҗәләрен йомгаклыйбыз, - ди ул. Августның соңгы ункөнлегендә Күлле-Киме урта мәктәбенә хуҗалыкның терлекчелегендә эшләүче һәркем диярлек килә. Бу юлы биредә авыл үзешчәннәре чыгыш ясый. Чара Наил абый Сабиров котлавы белән башлана. Гомуми уңышларны искә алганнан соң, Наил абый үзенә генә хас осталык белән кайбер кимчелекләрне телгә алып, "чеметеп" уза. Хуҗалык директоры Ленар Сәмигуллин алда торган бурычлар турында сөйли. Директор урынбасары Хәмит Гәрәев терлекчелек өлкәсендәге кимчелекләрне атап, аларны хәл итү юлларын ассызыклый. - Гомумән, һәр ферма вәкиле үз фикерен җиткерде, - диде Наил абый. "Дусым"га читтән килеп эшләүчеләр дә бар бит, мондый бәйрәм үткәрүгә алар аеруча сокланалар. Хәер, сокланырлык та шул! Шунда ук истәлекле даталары якынлашканнарны да котлап узалар. Ә соңыннан һәркемгә истәлек бүләге тапшыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: