Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең фотограф Кәриме

Фотограф Кәрим Абдуллин Сугышка кадәр, шулай ук сугыштан соң да, Әтнә районында гына түгел, күрше районнарда, хәтта Мари-Эль республикасында халыкка фотография хезмәте күрсәтеп, бик күпләрнең олы рәхмәтенә ирешкән бердәнбер фотограф Кәрим ага Абдуллин дисәм ялгышмамдыр.Аның артына "Старый Менгер.Абдуллин Карим" дигән штамп сугылган фотолары бик күпләрнең гаилә альбомнарын бизи, алар авыл,...

Фотограф Кәрим Абдуллин

Сугышка кадәр, шулай ук сугыштан соң да, Әтнә районында гына түгел, күрше районнарда, хәтта Мари-Эль республикасында халыкка фотография хезмәте күрсәтеп, бик күпләрнең олы рәхмәтенә ирешкән бердәнбер фотограф Кәрим ага Абдуллин дисәм ялгышмамдыр.Аның артына "Старый Менгер.Абдуллин Карим" дигән штамп сугылган фотолары бик күпләрнең гаилә альбомнарын бизи, алар авыл, мәктәп, район музейларында кадерле экспонат булып сакланалар.

Кәрим ага Абдуллинны хәзерге көндә Яңа Әтнәдә яшәүче кызы Дания сагынып, юксыну хисе белән искә ала.Аның әтисе турындагы истәлекләрен үзгәртмичә , тулысы белән сезгә дә җиткерәм:

"Әти,Кәрим Габдулла улы Абдуллин 1896 елның 22 маенда Иске Мәңгәр авылында урта хәлле крестьян семьясында туа.Авыл мәдрәсәсендә Вафа хәзрәттән белем ала.13 яше тулгач, аны әтисе самоварчы малай итеп, Оренбург баена хезмәтче итеп җибәрә.Аның абыйсы да бу вакытта икенче бер байда хезмәтче булып эшли.

Әти бай өендә өй җыештыру, самовар кую кебек эшләрне башкара.Байның әти белән бер яшьтәге,татарча бер авыз сүз белмәгән малае була,әти русча белми.Эштән бушаган вакытларда алар бергә уйныйлар.Бер ел дигәндә бай малае татарча ,әти русча сөйләшергә өйрәнә.Бай абзый идәнгә алтын акчалар куеп әтине сынамакчы да булган, идән себергәндә әти аларны өстәлгә куя икән.Җәй җитүгә байның кибетчеләре базардан кайтмыйча сату итә торган булганнар, әти шулар белән бергә, кибетчеләргә самовар куеп, ашаган савыт-сабаларын юып торган.Әти, иң авыры майлы савытларны юу, дия торган иде.

Исәп-хисапка таза булган әтине бай абзый ике елдан кибеткә ситса-мануфактура сатарга куя.Тагын ике елдан приказчик итә.Әти байда күпме хезмәт хакы алганын белмәгән.Бай абзый елга бер тапкыр әтине алып авылга расчет ясарга кайткан.Ак өйдә бабай белән бай абзый расчетлашканнар.Берничә көннән бай абзый әтине алып шәһәренә китеп барган.Әтинең абыйсы хезмәт иткән бай да нәкъ шулай эшләгән."Икебез бер шәһәрдә булсак та,мин абый белән бер тапкыр да очрашмадым",-дип искә ала иде әти.

Солдатка каралыр вакыт җиткәч әти авылга кайта.Солдатка китә, беренче бөтендөнья чсугышында катнаша.

Кайткач әтине авыл советы секретаре итеп куялар.Әти русча укый-яза белә.Ә авыл советы рәисе(исемен оныттым) укый-яза белми,исемен язып кул куя гына ала.

Әти алдынгы карашлы кеше иде.Беренчеләрдән булып колхозга керә.Укып, карточка төшерү һөнәрен үзләштерә.Ул Дөбъяз, Кенәр, Арча ,Әтнә районнарында карточка ясаучы бердәнбер фотограф иде.Аны әле анда ,әле монда дигәндәй ,фотога төшерү өчен башка районнардагы җыелышларга дәшәләр.Дәү түрәләр килгәндә дә әтисез булмый иде.

Өйнең бер почмагы караңгы бүлмә итеп бүлеп алынган ,ул шунда төннәрен карточка ясый.Көндезләрен эштә.Ул юл төзү бригадиры, таштан юл салдыра,халыктан норманы үтәтәсе ,югарыдагыларга отчет бирәсе бар.

1941 елның көзендә аны эш армиясенә,Казанның "пороховой"заводына чакыралар.Без 5 бала әни янында иза чигәбез.10 сыйныфны бетерүгә, 17 яшьлек олы абыйны 1943 елның арыш урагы өстендә сугышка алалар.Әти аны озатырга да кайта алмады.

Сугыш беткәч әти авылга кайтты.Райпода прәннек пешерүче булып эшләде.Әни ярдәме белән бу эшен өйдә дә, күзләре бик начарланганчы ,дәвам итте.

Сталин вакытында әтине чак кына алып китмиче калалар.Каенсар урманы буенда әти ашлык кибәне киптерә иде.Әвен сыман корылма,түбәсе дә стеналары да саламнан.Уртасында мич.Әти иртүк төшеп мичне яга.Ул берничә мәртәбә нарядка барып, рәистән әвен янына су китертүләрен үтенә, ләкин бу эш эшләнми.

Сугыштан соң Германиядә хезмәт итүче абый, аннан әтигә велосипед алып кайтып бирә.Велосипед ул вакытта хәзерге иномаркалардан да кадерлерәк.Әти һәркөн шуңа атланып эшкә йөри.Велосипедын кибәнгә сөяп куйган була.Гөнаһ шомлыгына каршы, кибәнгә ут каба.Сүндерергә су булмау сәбәпле ,кибән дә,велосипед та янып бетә.

Тикшерү башлана.Халык әтинең нарядка килеп,берничә мәртәбә рәистән су китертү мәсьәләсен кузгатуын әйтеп торса да, колхоз рәисе,үзеннән гаепне төшерү өчен:"Кәрим кибәнне махсус мине гаепләү өчен яндырган",-дип бара.Кибән янында янган велосипедны тапкач кына:"Кәрим кибәнне рәискә үч итеп яндырган булса,велосипедын саклаган булыр иде",-дип аны аклыйлар.

Мин белгәндә әти колхозда ат җигеп эшли иде.Пенсиягә китү вакыты җиткәч, аңа хезмәткәр булып пенсиягә чыгу өчен берничә ел вакыт җитмәве

ачыклана.Ул Оренбург шәһәренә барып, элек үзе белән байда эшләгән кешеләрне табып, справка алып кайта.Чөнки байда эшләгән еллар, байның бөтен мөлкәте дәүләт файдасына конфискацияләнгәнлектән, хезмәт стажына хезмәткәр буларак теркәлә. Әти 22 сум пенсия алды. Ә колхозчы пенсиясе 6 сум гына иде. Әти гарәпчә укый, яза, безгә укыган әйберсен тәрҗемә итеп бара иде. Намаз укыды, уразасын тотты. Латыйнча укый, яза белә иде, кириллицаны үзләштере. Без мәктәптә укыганда безне русчага өйрәтте. Әти үлгәч, паспортын ачып карасам, шаккаттым - анда "неграмотный" дип язылган. Ул ике баласын техникумда, дүртесен ВУЗ да укытты. Без татар, рус теленнән башканы белмибез," неграмотный" әти бездән күбрәк тел белгән. Ул казахча да белә, казах җырларын да җырлый иде.

Шул заман өчен, әтинең тырышлыгы аркасында, без начар яшәмәдек. 1955 елда яңа өй салып чыктык, яңа өй авылда ике генә кешедә иде. Яшелчәне күп үстердек, алма агачларыбыз күп иде. Ул елларда авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче юк дәрәҗәсендә иде. Без балаларга уйнау аз эләкте, безнең күп вакытыбыз су ташып, бакчага су сибеп үтте. Әти умарта да тотты. Хайванны да күп асрадык, басудан чүп үләннәрен дә күп җыйдык. Барыбыз да тырыштык, ә әтине авылда "Кәрим бай" дип йөрттеләр. Әтинең гарәпчә язылган, фокуслар күрсәтергә өйрәткән китабы бар иде. Әти шуны өйрәнеп клубта фокус күрсәтте, шуңа аңа "сихерче" дигән исем дә тактылар.

Пенсиягә чыктым дип әти өйдә утырмады, һаман эшләде. Күзләре начар күрә башлагач та, кеше гозерен үтәүдән туктамады. Бервакыт колхоз рәисе Сабиров Наиль абый килеп, әтигә: "Кәрим абый, Нәсимә апа белән Нәҗметдин абыйны Казанга комиссиягә алып барып кайт әле. Булдырсаң, син генә булдырасың моны," - диде. Нәсимә апа белән Нәҗметдин абыйлар акылга бераз зәгыйфрәк. Нәҗметдин 99 лырак. Нәсимә бераз өлгеррәк, беркеме юк, үзе генә яши. Нәҗметдиннең үзе кебек 2 кызы бар, хатыны авыру. Колхозда эшләмәгәч, колхоз пенсиясе дә алмыйлар, комиссия тормагач, акылга зәгыйфь дигән кәгазь дә юк. Әти башта Нәсимәне алып Казанга китте. Юлда ул аны өйрәтеп бара: "Күп сөйләшмә, анда сөйләштереп тикшерәләр, аннан пенсия бирә башлыйлар". Нәсимә комиссия каршында чын җүләргә сабыша, ни генә сорасалар да, үзенең кәҗәсе турында сөйли. Нәсимәгә җүләр дип справкв язалар, ул шуның белән пенсия алды.

Чиратта Нәҗметдин абый. Әти аны да өйрәтеп бара: "Кирәкмәгәнне сөйләшмә, әнә Нәсимә кәҗәсе турында гына сөйләде, син дә шулай эшлә!" Нәҗметдин абый 1 - бөтендөнья сугышында була. Аның акыл ягын чамалагач, генерал атларын карарга куялар. Аның тырышлыгын күреп

генерал аңа "Красный крест" ордены биреп кайтара. Нәҗметдин абый комиссиягә шул орденын тагып бара. Комиссия членнары шул орден турында сораша башлыйлар: кем бирде, кайчан сугышка киттең, кайчан сугыш башланды, кайчан бетте? Фәлән фәсмәтән... Нәҗметдин барлык сорауларга да төп-төгәл җаваплар бирә. "Колхозда эшли аласыңмы?"- дигән сорауга,кукуруз басуыннан таяк белән карга куудан артыгын булдыра алмаган Нәҗметдин, "эшлим",- дип җавап бирә. Аңа "здоров" дигән диагноз куеп кайтаралар. Нәҗметдинне әти сүккән: "Син күп сөйләшәсең, әнә Нәсимә кәҗәсе турында гына сөйләп уңды, сиңа да шулай эшләргә иде".

-Алар бит миннән кәҗә турында сорамадылар, эшлисеңме дип сорадылар. Мин бит кукуруз басуында каравыл тора алам, - дип җавап биргән.

Шуннан соң аны клохоздан пенсиягә чыгардылар.

Әти психолог, дипломат иде, кеше белән уртак тел таба белә. Гомерендә бер тапкыр да аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Аның кеше белән тиз аралашуын күздә тотып булса кирәк, колхоз рәисе Наиль абый яңадан әти гозурына килде: "Колхоз Арчага бәрәңге тапшыра, вагоннарга төятәләр. 1нче класска эреләрен, сыйфатлысын, бәһәсе дә югары, 2нче класска начаррагын кабул итәләр. Син, Кәрим абый, сөйләшә беләсең, колхоз бәрәңгесен хәл итеп кайт инде ,зинһар"

Әти Арчага барып ,вагонга төятүче белән уртак тел табып,дуслашып ,аларда яшәп колхоз бәрәңгесенең барысын да I-класслы итеп тапшырып кайта.

Телевизорның яңа чыккан вакыты.Алар дефицит.Иске Мәңгәр клубына телевизор кирәк.Тагын әтине Казанга җибәрәләр.Әти аны алып кайтты,клубка урнаштырдылар.Бөтен авыл клубка җыйналып ,Гагаринның галәмгә очуын карап гозурландык.

Соңрак әтинең күзләре бөтенләй сукырайды,глаукома дип операция ясамадылар.Әти төшенкелеккә бирелмәде.Күзләре бөтенләй күрми башлагач та:"Мин Ходайга үпкәләмим,ул мине гомер белән сыйлады,-дия Әти 1983 елның 12 декабрендә 87 яшендә вафат булды.Урыны оҗмакта булсын иде."

Шакиров Илсур

Әтнә районы,Олы Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев