Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Фәйзерахманы туксан яшенә әзерләнә

Әтнәнең Фәйзерахманы 90 яшенә әзерләнә Кем ничектер, ә менә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтып, күкрәгендә әле дә дошман снарядының кыйпылчыгын йөртүче, 19 яшеннән 6 центнер уңышлы, 120 сарыклы, 45 сыерлы, банктагы счетында 140 сум акчасы булган колхозны кабул итеп алып, шул җирлектә яшәүче...

Әтнәнең Фәйзерахманы 90 яшенә әзерләнә

Кем ничектер, ә менә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтып, күкрәгендә әле дә дошман снарядының кыйпылчыгын йөртүче, 19 яшеннән 6 центнер уңышлы, 120 сарыклы, 45 сыерлы, банктагы счетында 140 сум акчасы булган колхозны кабул итеп алып, шул җирлектә яшәүче барлык кешеләрнең гомерен саклап калып, 50 ел буе республикага танылган "Искра" колхозын җитәкләгән Галиев Фәйзерахман Әхмәтхан улы 2 июльдә булачак 90 яшьлек юбилеен алтынчы - "Безнең көннәр" дип исемләнгән китабын чыгарып каршылый. Моңа кадәр чыккан (1984 елда) "Икмәк язмышы", "Судьба хлеба" (1987), "Әтнә -минем туган төбәк", "Авылым гадәтләре" (1989), "Фәйзи Галиев" (1912) дип исемләнгән китапларын да укучылар, бигрәк тә игенчеләр, шушы җирлек, район халкы яратып кабул итте.

Авторның бу чираттагы китабы вакыт узган саен үткәннәр тоныкланмасын, киләчәк буынга хәтер-хатирә буларак барып ирешсен дигән максатны күздә тотып эшләнә. "Шунлыктан үткән китаплардагы кайбер фикерләрнең, тарихи фактларның кабатлануы да табигый хәл буларак кабул ителсен иде. Безнең көннәрдәге вакыйгалар, яшәеш, көнкүреш хәлләре тасвирланганлыктан китапның исемен дә "Безнең көннәр" дип куярга булдым", - дип яза автор, легендар шәхес Татарстан Язучылар Союзы члены Фәйзи Галиев.

Китап 220 битле, калын тышлы, бер сулышта укыла. Теле йөгерек.

Китап 2015 ел башында булган хәлләргә карата авторның мөнәсәбәтен чагылдырып тәмамлана: "Сумның бәясе кисәк кенә кимү, әлбәттә, халыкны пошаманга салды. 1 долларның илле, евроның алтмыш сумга якынлашуын берәү дә фаразламый иде булса кирәк. 2008 елгы кризис вакытында да доллар 36 сумнан артмаган иде. Һәм менә сиңа мә! Нидән соң бу, алга таба ни көтә?..Нефтьнең бәясе төшү дә хәлне авырайта. Бюджетка сыешмыйча эш итү ул- яхшыга илтми. Россиянең Хөкүмәте менә шуны аңлап эш итсен иде дигән фикердәмен. Әмма хәзергә ул сизелми кебек. Хәрәкәт иткәндә стратегия кирәк, алдан фаразлау мөһим....".

90 яшьне камил акылбелән каршылый Фәйзи ага, күзлексез укый, ә хәтере күпләр көнләшерлек. Киләчәге дә шулай булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев