Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнәнең Фәйзие”н генерал-майор котлады

Бөтен республика белән Фәйзи ага Галиевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттек, әле һаман котлаулар дәвам итә. Шимбә көнне, Фәйзи аганың 50 еллык хезмәтен, үзенә генә хас булган эш алымнарын, авыр елларда ничек эшләүләрен мәңгеләштерү өчен ил башлыгы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча дәүләт архивы хезмәткәрләре видеоязмага төшерделәр. "Земля и землица" газетасы...

Бөтен республика белән Фәйзи ага Галиевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттек, әле һаман котлаулар дәвам итә. Шимбә көнне, Фәйзи аганың 50 еллык хезмәтен, үзенә генә хас булган эш алымнарын, авыр елларда ничек эшләүләрен мәңгеләштерү өчен ил башлыгы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча дәүләт архивы хезмәткәрләре видеоязмага төшерделәр. "Земля и землица" газетасы журналистлары әңгәмә уздырдылар. Шул ук көнне Фәйзи аганы олы юбилее белән Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты хәрби комиссары, генерал-майор С.Н. Погодин исеменнән Арча һәм Әтнә хәрби комиссариаты җитәкчесе Алмаз Борһанов та котлап, юбилярга бүләкләрен тапшырды. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның бүләкләрен дә Фәйзи ага зурлап кабул итте. - Мин 30 ел Арча районына хезмәт иттем, хезмәтемне әле дә искә алалар икән, бу минем өчен шатлык, ә хәрби комиссарның котлавы минем өчен дәрәҗә...- диде Фәйзи ага Әхмәтхан улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев