Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Фәйзиен Рөстәм Миңнеханов котлады...

Әтнәнең Фәйзиен Рөстәм Миңнеханов котлады "Мин күпне күргән кеше, мине берни белән дә шаккатырып булмый. 90 яшемне дә күрдем, Хөкүмәт җитәкчеләре чакырып бик зурладылар, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлаганда бик дулкынландым. Минтимер Шәймиев белән дә озаклап сөйләшеп утырдык", - ди Фәйзи Әхмәтхан улы Галиев. -Һәр минутлары исәпле булган җитәкчеләр вакытлары белән...

Әтнәнең Фәйзиен Рөстәм Миңнеханов котлады

"Мин күпне күргән кеше, мине берни белән дә шаккатырып булмый. 90 яшемне дә күрдем, Хөкүмәт җитәкчеләре чакырып бик зурладылар, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлаганда бик дулкынландым. Минтимер Шәймиев белән дә озаклап сөйләшеп утырдык", - ди Фәйзи Әхмәтхан улы Галиев.

-Һәр минутлары исәпле булган җитәкчеләр вакытлары белән санлашмыйча мине котлар өчен үзләренә чакырдылар. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы озатып йөрде. Бик җылы итеп каршыладылар, "Сине бернинди медальләр белән дә шаккатырып булмый инде, бөтенесен биреп бетердек....", дип, Рөстәм Нургали улы бик зур "LG" маркалы телевизор бүләк итте. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтем өчен рәхмәт әйтеп, "Рәхмәт сүзе" язылган папка тапшырды. Минтимер Шәрип улы имзасы белән бирелгән "Рәхмәт язуы" да бик кадерле, заманында ул мине "Акыл иясе" дип тә атаган иде. Күп бирделәр бүләкләрне, кыйммәтле ташлар белән чигелгән шамаил, тәсбих куеп ясалган вазаны үбеп алдым, кыйммәтле Коръән китабы да минем өчен бик кадерле бүләк. Габделәхәт Гыйлемхан улы алып килгән кочак җитмәслек букет та күңелемне нечкәртте...

(Дэвамын газетадан укырсыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев