Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Фәүзиясен озаттык

Хәтер Әтнәнең Фәүзиясен озаттык Исән кешегә менә тагын җәйләр җитте, бар җиһан яшеллеккә күмелде. Шомырт агачлары, балан агачларының ак чәчәкләргә күмелеп, тирә-юньгә хуш ис таратып утырганнарын да күрдек, Аллага шөкер. Ләкин шушы матур айларда күп кенә мөселман кардәшләребез якты дөньяны калдырып, мәңгелек йортыбыз ахирәткә күчтеләр. Олы Әтнәдә яшәп гомер кичергән...

Хәтер

Әтнәнең Фәүзиясен озаттык

Исән кешегә менә тагын җәйләр җитте, бар җиһан яшеллеккә күмелде. Шомырт агачлары, балан агачларының ак чәчәкләргә күмелеп, тирә-юньгә хуш ис таратып утырганнарын да күрдек, Аллага шөкер. Ләкин шушы матур айларда күп кенә мөселман кардәшләребез якты дөньяны калдырып, мәңгелек йортыбыз ахирәткә күчтеләр. Олы Әтнәдә яшәп гомер кичергән ак әбиебез - ветеран укытучы мөгаллимә абыстаебыз Фәүзия апаебызны да соңгы юлга озаттык, урыны җәннәттә булсын. Фәүзия апа үзе арабыздан китсә дә, аның кылган изге эшләрен һәрвакыт искә алырбыз. Әтнәнең бер башыннан безнең Зилин урамында яшәүчеләр Рамазан аенда авыз ачтырганда, Мәүлид ашларына аны чакыра идек, ерак булса да кеше аермады, килде, укыган коръәннәре, кылган догалары безгә сабак булды, ул безнең гыйлемлегебезне үстерү өчен сораулар бирә иде: дөньяга иң беренче кайсы Пәйгамбәр килгән...һ.б. Туганнарым вафат булу сәбәпле, ул мине үзе белән мәет юарга, кәфен кисәргә, намаз уку, дөрес итеп тәсбих тарту серләренә төшендерде. Рәхмәт сиңа, Фәүзия апай, кылган изгелекләрен, ахирәттә кабереңне нурландырып, яктыртып торсын. Безгә иза бәхил булып, тыныч йокла! Амиин!

Җофар ВӘЛИЕВА,

Олы Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев