Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Гөлүсәсе дә курыккан

Мәктәбебездә әледән-әле очрашулар булып тора. Төрле елларда мәктәбебезне тәмамлаучылар белән очрашу узганга да әле озак вакыт үтмәде. Хәер, ул хакта сабакташыбыз Рәзиләнең язмасы газетабызда басылып чыкты инде. Әлеге кичәнең оештыручылары буларак без, 11 нче сыйныф укучылары, мәкаләдәге кайбер фикерләр белән бик үк килешеп бетмәсәк тә, үпкәләмәдек үзе. Ул бит аның...

Мәктәбебездә әледән-әле очрашулар булып тора. Төрле елларда мәктәбебезне тәмамлаучылар белән очрашу узганга да әле озак вакыт үтмәде. Хәер, ул хакта сабакташыбыз Рәзиләнең язмасы газетабызда басылып чыкты инде. Әлеге кичәнең оештыручылары буларак без, 11 нче сыйныф укучылары, мәкаләдәге кайбер фикерләр белән бик үк килешеп бетмәсәк тә, үпкәләмәдек үзе. Ул бит аның эчендә "кайнамады", шуңа да кичәбезнең бераз гына ни өчен соңарак калып башлануын да һәм тагын кайсыбер әйберләрнең сәбәбен бик төшенеп тә бетмәгәндер, дип уйладык.

8 нче сыйныф укучылары да сыйныф җитәкчеләре белән үзара киңәшкәннән соң иҗади күңелле, сәнгатькә гашыйк авылдашыбыз, бүгенге көндә Күәм авылында яшәүче Гөлүсә апа Батталованы очрашуга чакырырга булганнар. Гөлүсә апа әйтүенчә, чакыруны шатланып кабул итсә дә, мәктәпкә бераз куркыбрак килгән. Үзеңә белем биргән укытучылар каршына кунак, әле алай гына да түгел, шагыйрә буларак чыгып басу - ансат түгелдер шул. Кичә буласы актлар залында бер төркем укытучылары аны күрүгә кочаклап алып, бер-берсенең хәлләрен сорашкач, Гөлүсә апаның беренче дулкынланулары юкка чыккандыр дип уйлыйм. Укытучыларыбызның чын күңелдән куанып: "Нигә куркырга, үз мәктәбеңә, үз укытучыларың янына килдең бит,"- дип, аны тынычландыруларын күреп, без, укучылар, куандык та, гаҗәпләндек тә. Бер караганда аптырыйсы да түгел инде, абый-апаларыбыз элеккеге укучыларын гел шулай каршы алалар.

Гөлүсә апа Батталова безнең мәктәпнең горурланырлык иң актив укучыларының берсе булган, шуңа да аңа иң беренче "Мәктәп еллары сезнең күңелегездә нинди хатирәләр уятты?" дигән сорау бирделәр. Күңгәр мәктәбендә укуы белән горурлануы, алар биргән белемнең һәрдаим кирәге чыгуын, укытучылары Рубис абый Шакиров, Бәрия апа Гыйбадуллина. Рәзинә апа Җәләлиева, Җәүһәрия апа Вәливаның өйрәткәннәрен бүген дә бик яхшы хәтерләвен, безгә тырышып укырга кирәклеген, интернет заманы булса да, китапны берни дә алыштыра алмавын искәртте.

Кичә барышында авылдашыбызның тирән мәгънәле, бай сөйләм теле белән үзенә җәлеп итә торган шигырьләрен тыңладык. "Сәнгатьле сөйләм" конкурсларында лауреат исеме алган Гөлүсә апа үзе дә укыды, укучылар да сөйләделәр. Аның язган шигырьләренә җырлар иҗат ителүен, "Болгар" радиосы гимнының да авторы ул икәнлеген белдек.

Гөлүсә апаның "Әтнә таңы", "Татарстан яшьләре" газеталарында басылган шигырьләре, мәкалә-хикәяләре белән беркадәр таныш булсак та, аның иҗатының күпкырлы булуын балалар гына түгел, укытучыларыбыз да белеп бетермәгәннәр икән. "Бер-ике-өч! Безнең кулда көч!" пьесасы Бөтенроссия "Продвижение - Алгарыш" конкурсында иң яхшы ун әсәрнең берсе булып танылган. Ул әсәрдән өзекне сигезенчеләр бик оста итеп уйнап та күрсәттеләр. Ә кичәне оештыручы укытучыбыз Зөһрә апа "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны" дип аталган халыкара бәйгедә III урынга лаек булган "Саваплы сабак" хикәясенең бер өлешен безнең күңелләргә үтеп керерлек итеп укып күрсәтте.

Рәзилә белән минем күңелгә бик тә хуш килә торган сүзләр дә әйтте әле Гөлүсә апабыз. Безнең "Алтын каләм" иҗади фестивалендә чыгарган газеталарыбызның электрон вариантын укуын да әйтеп, безне куандырды. Шушы урында үзенең ни өчен журналистика факультетына бармыйча, инглиз теле юнәлешендә китү тарихын сөйләде. Аның истәлеген директорыбыз Наил Гомәрович тагын да тулыландырып, ничек итеп язучы-журналист Илдар Низамов янына баруларын сөйләп күрсәтте.

Очрашу кичәсе Гөлүсә апаның "Яшәү мәгънәсе" шигыре белән тәмамланды. Гөлүсә апа, безнең белән очрашырга вакыт табуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Без сезнең мәгънәле, матур сөйләм культурагызга сокландык та, горурландык та һәм бераз көнләштек тә. Киләчәктә сезнең китабыгызны да кулыбызга алып укырга насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев