Әтнәнең Гөлүсәсе яза
Чәчләремне җил таратмас - Тарап-үрдем, яулык яптым. Җандай якын сурәтеңне Чыраларга телеп яктым. Хисләремне җил таратмас - Йөрәгемә элдем йозак. Соң аңладык бу дөньяны: Бәхет - кыска, сагыш - озак. Җырларымны җил таратмас - Көй югалган бәгырьләрдә. Ике гашыйк көч тапмадык Мәхәббәтне кадерләргә. Гөнаһларны җил таратмас - Мизаннарда бары бизмән....
Чәчләремне җил таратмас -
Тарап-үрдем, яулык яптым.
Җандай якын сурәтеңне
Чыраларга телеп яктым.
Хисләремне җил таратмас -
Йөрәгемә элдем йозак.
Соң аңладык бу дөньяны:
Бәхет - кыска, сагыш - озак.
Җырларымны җил таратмас -
Көй югалган бәгырьләрдә.
Ике гашыйк көч тапмадык
Мәхәббәтне кадерләргә.
Гөнаһларны җил таратмас -
Мизаннарда бары бизмән.
Ялгышларым аша атлыйм,
Җилгә каршы яңа эздән.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев