Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Гомәре –– республика газетасында

Татарның - үз Гомәре! Әтнәне Әтнә итеп саклап калган халык театрын 46 ел җитәкләгән, шул чорда 105 спектакльне сәхнәгә куйган режиссер - легендар шәхес, 15 ноябрьдә 85 яшен тутыручы Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов 7 ноябрь кичендә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге...

Татарның - үз Гомәре!

Әтнәне Әтнә итеп саклап калган халык театрын 46 ел җитәкләгән, шул чорда 105 спектакльне сәхнәгә куйган режиссер - легендар шәхес, 15 ноябрьдә 85 яшен тутыручы Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов 7 ноябрь кичендә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче республика премиясен кабул итеп алды. Гаделлек тантана итте. Без, театр сөючеләр, моны нәкъ менә шулай бәяләдек. Сокландык. Куандык.

- Театрны күп көч куеп саклап калып, үсешенә гомерен салган Марсель Сәлимҗановны искә алып, күз алдына китереп эшләнгән эш. Икенче яктан, үзебезнең театрга хезмәт итүче артистларыбыз, режиссерларыбыз, музыкантлар, рәссамнарны - бөтенесен менә шушылай халык алдында күрсәтеп, үзебезнең рәхмәтебезне шушы республика премиясе аша аларга баш иеп әйтергә тырышабыз, - диде әлеге олы бүләкне тапшырыр алдыннан Фәрит Хәйрулла улы.

Гомәр ага әлеге премияне кабул итеп алганда да горурландык. Без генә түгел, аны башкала халкы да алкышларга күмде. Чөнки халык театрын заманында берничә тапкыр Мәскәү сәхнәсенә менгезеп, коллективны профессиональ театрлар дәрәҗәсенә күтәргән, башка халык театрлары хыяллана да алмаганда иң әйбәт спектакльләрен академия театры сәхнәсендә уйнаткан уникаль шәхес ул Гомәр абый! Әлеге бүләк яшәешен театрга багышлаган, фидакарь хезмәте өчен Хөкүмәтебез тарафыннан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр ага Мәрдәновка бирелмәсә, дөрес тә булмас кебек.

Мунча ләүкәсен сәхнә иткән

Бөек иҗат югалмый.12 яшендә укытучысы Тәскирә апа соравы буенча беренче мәртәбә сәхнәдә уйнаган һәм шул көннән бирле тормышын театрдан башка күз алдына да китерә алмаган, мунча ләүкәләрен сәхнә итеп, классташлары, авылдашлары белән спектакль әзерләгән, соңыннан катып үләрлек салкын клубта күлмәкчән шул спектакльне күрсәткән, 15 яшеннән клуб мөдире булып эшләгән, сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, соңрак театр училищесында белем алуга ирешкән һәм 1959 елдан үзешчән коллектив белән җитәкчелек иткән Иске Җогып авылы егете Гомәр Мәрдәновның тынгысыз хезмәте дә гомер буена бәяләнә. Кемнәр генә бәяләми аны. Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Софья Михайловна Ганиевич: "Сәет Шәкүров пьесасы буенча куелган "Уракчы кыз" спектакле үзенең культурасы белән әсир итә..." - дип яза. Әлеге спектакль белән Әтнә халык театры 1966 елда Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты исемен яулый. Спектакльне сәхнәгә куйган һәм Дуамал Гәрәй ролен башкарган театрның режиссеры Гомәр Ханнан улына лауреат исеме бирелә. Аннан соң да коллектив бу мактаулы исемне кабат яулый әле. 1967 елның 15 феврале дә Гомәр аганың хәтеренә нык уелган. Бу көнне хәтта профессиональ коллективларга да үз сәхнәсен бирмәгән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында беренче мәртәбә үзешчән коллектив спектакль куя - әтнәлеләр "Уракчы кыз"ны Казан тамашачысына күрсәтәләр. Менә шул кичтән соң Әтнә халык театры иң яхшы спектакльләрен Камал театры сәхнәсендә күрсәтә башлый. "Миңлекамал", "Туган туфрак", "Хәят", "Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм", "Һәйкәл", "Кичер мине, әнкәй", "Сөйдергеч бөтие"... - бу спектакльләрне "үзешчәнлек"кә бернинди ташлама бирмичә, башкала тамашачысы гаять югары бәяли. 1968 елда коллективка Татарстан АССРның Югары Советы Президиумының Почет грамотасы тапшырылып, артистларга күп кенә мактаулы исемнәр бирелә. 1969 елда Әтнә халык театры Уфа шәһәрендә узачак Россия зона смотрында катнашу хокукын яулый... 1997 елда Гомәр Мәрдәнов үзешчән артистлар каршына Туфан аганың беркем дә күрмәгән, беркем дә күрергә тиеш булмаган кулъязмасын китереп сала. Шулай итеп артистлар "Йөрәк маем" белән танышалар. "Без бит - авыл малае" пьесасын әтнәлеләр сәхнәгә куясын белгәч, автор Туфан Миңнуллин: "Әсәрнең сюжеты хәзерге заман өчен актуальлеген югалтты, аны бу килеш куярга ярамый. Сез аз гына сабыр итегез", - дип, атна-ун көн эчендә үзгәртеп яза. Нәтиҗәдә Әтнә халык театры көн кадагына суккан, Татарстанда барган җир реформаларына мөнәсәбәтне ярып салган тирән эчтәлекле спектакль куя. "Күңелем тулды... Каушадым" Үткән хатирәләрне барлап, олы бүләк хакында сөйләшәбез.

- Гомеремдә алай каушаганым юк иде, беренче тапкыр Камал сәхнәсендә югалып калдым. Мондый олы бүләк миңа бирелер дип башыма да кереп карамады, үзебезнең театр җитәкчелеге әлеге бүләккә тәкъдим итеп карыйбыз дигәч тә, кул гына селтәдем. Профессионаллар да җитәрлек, осталары да күп, дидем. Соңыннан жюри әгъзаларының бертавыштан минем өчен тавыш бирүләрен ишеткәч, күңелем тулды. Шул ук вакытта куандым да. Иң элек Марсель Сәлимҗанов өчен, Хөкүмәтебезнең аның бөек хезмәтен зурлавына сөендем. Аннан соң Әтнә театрының дәрәҗәсе өчен куандым. Мине шушы театр яшәтте, шушы театр күтәрде. Минем тормышым аннан аерылгысыз, сәхнәдән гайре берни белми яшәдем... Тормышта төп терәгем дә, ярдәмчем дә, булышучым да, аңлаучым да хатыным Җәүһәрия булды.1960 елның 7 гыйнварында гаилә кордык. Менә шуннан бирле кулга-кул тотынып эшләдек, яшәдек. Иртәрәк китте, урыны оҗмахта булсын, әлеге бүләктә аның өлеше дә бихисап зур, куанып ятадыр... - ди һәр намаз саен аның рухына дога кылучы Гомәр Ханнан улы. "Гомәр театр өчен туган" Бүләк биргәндә ул сөйләгәндә язылган язманы тыңлаттылар. "Гомәр театр өчен туган..." - дип Марсель сөйли башлауга, тамагыма төер утырды, күземә яшь тулды. Без шулкадәр матур яшәдек, Марсель Сәлимҗанов булмаса, без, Әтнә театры, бу кадәр уңышларга ирешә алмаган булыр идек. Ул үз эшенең чын остасы иде мәрхүм..."

Гомәр абый сөйләгәндә колагымда Марсель абыйның: "Әтнәне мин бик яратам. Безне бу театр белән язмыш бәйләде, кулдан килгән кадәр ярдәмләшеп яшибез..." - дигән сүзләре яңгырагандай булды. Гомәр ага өчен куанып, аның гадилегенә, аралашу осталыгына сокланып, Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов урамыннан атлыйм. Җан тантана итә: әйтеп аңлата алмаслык җиңеллек. Рәхәт. Татар милләтенең халыкка хезмәт иткән, аның белән якыннан аралашкан, шул халыкның кичерешләрен театр сәнгате аша үзенә җиткерә алган, үзләрен бер-берсенә тиң күргән Марсель һәм Гомәр абый кебек шәхесләре булганга, аларның хезмәтен Хөкүмәтебез күреп бәяли белгәнгә бу. Марсель Сәлимҗановның вафатыннан соң, бөек режиссерның исемен республикада беренче булып мәңгеләштергән, аны үзенеке итә алган район хакимиятенә дә рәхмәт укый күңел. Камал театры артистлары кайтып агачлар утыртып, бездә шундый матур киң урам барын күргәнгә, әлеге урамдагы чисталыкны артистларыбыз саклап торганга да шатланам. Горурланам: Әтнәнең, татар милләтенең һичкемгә алыштырып булмый торган үз Гомәре, үз Дәүләт театры һәм аның республикада тоткан үз урыны, республика халкы яратып өлгергән үз артистлары һәм аларга мөкиббән киткән үз тамашачысы бар. Шушы ук урамда туган, Гомәр ага кебек театр дип яшәүче, таләпчән режиссеры Рамил Фазлыев бар. Әтнәлеләрнең генә түгел, Марсель аганың рухы да шаттыр, чөнки буыннар бәйләнеше дәвам итә. Гомәр абый әйткәнчә, бу - зур бәхет һәм Ходай безне бу бәхеттән аермасын. Олы бүләгең һәм олы юбилеең белән котлыйбыз сине, Гомәр ага! Бу - синең генә түгел, бөтен Әтнә халкының хезмәтен бәяләгән, аның театрына уңыш юраган бүләк тә һәм моның өчен без, татар милләте, сиңа бик рәхмәтле. Игелеген дә күрергә насыйп булсын.

("Ватаным Татарстан", /№ 174, 17.11.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев