Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәне " Город Атнинск"ка үзгәртүчеләр

Бүген Республикада билгеле шахматчыларыбызны "Шахмат көне" белән котлыйбыз. Сәламәт булыгыз. Көчлеләр рәтендә күрергә язсын Сезне! 10-15 ел элек кенә аларны бар дип тә белмиләр иде әле. Шахмат остасы, спорт мастеры Раил Шакиров балаларны җыйнап шахмат уйнарга өйрәтә башлады. Улым белән кызым шуннан соң шахмат белән "җенләнделәр". Аз гына вакытлары булдымы,...

Бүген Республикада билгеле шахматчыларыбызны "Шахмат көне" белән котлыйбыз. Сәламәт булыгыз. Көчлеләр рәтендә күрергә язсын Сезне!

10-15 ел элек кенә аларны бар дип тә белмиләр иде әле. Шахмат остасы, спорт мастеры Раил Шакиров балаларны җыйнап шахмат уйнарга өйрәтә башлады. Улым белән кызым шуннан соң шахмат белән "җенләнделәр". Аз гына вакытлары булдымы, шахматка тотыналар. Бу "чир" китмәде. Әле дә шөгыльләнәләр. Үзләренә күрә республикадан урыннар да алып кайталар. Районда аларның саны күбәү хәзер. Сөенәбез билгеле. Иң көчлеләр белән көч сынашырга сәләтле алар.

Беренче мәртәбә республика ярышыннан кайтканнарын әле дә хәтерлим. Кызым Лилия 5 сыйныфта укый, улым Марс зуррак. Кайтып керделәр дә: "Әни безнең Әтнәне ник бер җирдә дә белмиләр икән, әйтә-аңлата арып беттек, "Кайдан?" дип сорыйлар, "Әтнәдән", дибез. "Кайда ул? дип сорыйлар, аңлатабыз аңламыйлар. Алар да арды, без дә. Шуннан соң "Кайдан" дигән графага безне "город Атниск" дип язып куйдылар. Әтнәне шәһәргә әйләндергәнче шахмат уйныйсы була инде, без гаепле түгел, ачуланмассың... Раил абый шулай дип әйтте..."- дип көлдерделәр. Башта көлдек, аннан соң сокландык, җиңеп кайттылар...

Күп сулар акты инде. Ә алар һаман алдынгылар санында һәм Аллага шөкер күбәү. гел җиңәләр... шулай булсын киләчәктә дә.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев