Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең халык театры гөрли

Олы Мәңгәр халык театры быелгы теар сезонына Туфан Миңнуллинның "Саташу" әсәрен әзерләде. Бүгенге көндә аның репетицияләре дәвам итә. Спектакльдә Гөлсинә Шакирова, Надир Сабиров, Хәтирә Рәхимова, Рәфик Сәләхетдинов кебек халык мәхәббәтен яулаган үзешчәннәр белән беррәттән Гөлсинә Сабирова, Гөлзидә Камалова , Алтынай Галимова, Рәдис Хисматуллин да катнашачак. Шул ук вакытта декорацияләрен әзерләү...

Олы Мәңгәр халык театры быелгы теар сезонына Туфан Миңнуллинның "Саташу" әсәрен әзерләде. Бүгенге көндә аның репетицияләре дәвам итә. Спектакльдә Гөлсинә Шакирова, Надир Сабиров, Хәтирә Рәхимова, Рәфик Сәләхетдинов кебек халык мәхәббәтен яулаган үзешчәннәр белән беррәттән Гөлсинә Сабирова, Гөлзидә Камалова , Алтынай Галимова, Рәдис Хисматуллин да катнашачак. Шул ук вакытта декорацияләрен әзерләү буенча да эш дәвам итә. Халык театры артистлары режиссерлары Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендә күптән түгел генә Арча радиосына интервью биреп кайттылар. 13 августта ТНВ каналының Исмәгыйль Гаспралыга багышлап әзерләнгән"Әдәби хәзинә" тапшыруында да катнашачаклар. Әлеге тапшыру авылның Гатаулла бай йорты дип йөртелгән тарихи урынында төшерелер дип көтелә. Халык театры алдына куелган максатлар арасында ТНВ каналының "Башваткыч" һәм Лена Шагыйрьҗан иҗатына багышлап әзерләнгән "Әдәби хәзинә" тапшыруларында , Түбән Кама театры чакыруы буенча Туфан Миңнуллин декадасында катнашу да бар. Соңңгысына авторның "Саташу"ын алып барачаклар. " Балалар белән спектакль әзерли башлыйбыз. " Иделкәем" балалар театрлары фестивалендә катнашу хыялы да юк түгел", - ди режиссер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев