Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең ике кызына бәет

Эчтә кайный төрле уйлар, Телдән төшми бу хәлләр. Авыл өчен кара кайгы, Урамда ачы җилләр. Язылачак бу юлларны "Бәет"дип атап булмый. Бары эчтә булган халәт Чыгалмыйча түзәлмый. Изге Рамазан айлары Тыныч үтеп барганда. Өч көнлек матур яллар Тәмамланып барганда. Ир-атлар мәчеткә китте, Хатын-кыз коймак куйды. Сәдакалар бирелде, Хәл-әхвәл сорашылды. Матур...

Эчтә кайный төрле уйлар,

Телдән төшми бу хәлләр.

Авыл өчен кара кайгы,

Урамда ачы җилләр.

Язылачак бу юлларны

"Бәет"дип атап булмый.

Бары эчтә булган халәт

Чыгалмыйча түзәлмый.

Изге Рамазан айлары

Тыныч үтеп барганда.

Өч көнлек матур яллар

Тәмамланып барганда.

Ир-атлар мәчеткә китте,

Хатын-кыз коймак куйды.

Сәдакалар бирелде,

Хәл-әхвәл сорашылды.

Матур башланып китте көн,

Күктә кояш балкыды.

Бары җиңүгә ышанып,

Яшьләр уенга барды.

Каһәр суккан шул июльнең

Унсигезенче көне.

Алып килде авылыбызга

Күтәрәлмаслык хәлне.

Алып китте бездән бу көн,

Ике пешкән алманы...

Алмагачларга нишләргә???

Табып булмый җавапны...

Өметләнддек соң чиккәчә,

Барыбыз бер теләктә.

Тик бездән берни дә тормый,

Ходай гына ишетсә.

Хәвеф булган җенле җиргә

Барча халык ашыкты.

"Ашыгыч ярдәм" машинасы

Гына никтер калышты.

Әйе килде... соң булса да,

Шәфкать туташы белән.

Йөреп торды ул буталып,

Белмим нәрсәгә килгән.

Аптечкасы буш булгандыр,

Ярдәм күрсәтелмәде.

"Нашатырка, мамыкны да,

Халык "әҗәт"кә бирде.

Больницада булган хәлләр

Язсам да аңлашыллмас.

Дәлилле "пример" китерсәм дә,

Күпләр күрми ышанмас.

Гап-гади перчатканы да

Сәгатьләп эзләделәр.

Җиде кешелек фаҗигагә

Бер машина җибәрделәр.

Кызларның әти-әнисен

Бер сүз дә юата алмас.

Шулай да сабыр булыгыз,

Язмыштан узып булмас.

Миләүшә апа, Шакирҗан абый

Яшәүдән ваз кичмәгез.

Илназ улыгыз өчен бит

Иң кирәкле кеше сез.

Фирүзә, дустым, сиңа ышанам,

Көчле кыз булып син кал.

Рәзинә апага терәк булып,

Иң башына кулың сал.

Айгөл, Нәзифә үрнәк дус

Булдыгыз сез күпләргә.

Җирдән соң тормышыгыз да бергә

Язылган бит күкләргә.

Ике сылу бу кызларны

Авыл һич тә онытмас.

Үзенең изге догасыннан

Сезне һичкем калдырмас.

Сезнең елмаю шикелле

Кояш карый, күктән көлә.

Фәрештәләр сезнең яклы

, Оҗмахның түре Сезгә!

Яңа Шашы авыл халкы исеменнән

Гөлгенә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев