Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнәнең ике оешмасы бик яхшы күрсәткеч бирде..."

Бу атнада Арча-Әтнә хәрби комиссариаты комплекслы тикшерү узды. Комиссариатны составы 12 кешедән торган ТРның башкаласыннан килгән белгечләр тикшерде. "Тикшерү комплекслы булса да, аның барышында аеруча хәрби учетның куелышына игътибар иттеләр. Ә хәрби учет бездә генә түгел, ике районның авыл җирлекләрендә, оешмаларында да алып барыла. Әтнә районы буенча тикшерү комиссиясе ике...

Бу атнада Арча-Әтнә хәрби комиссариаты комплекслы тикшерү узды.

Комиссариатны составы 12 кешедән торган ТРның башкаласыннан килгән белгечләр тикшерде. "Тикшерү комплекслы булса да, аның барышында аеруча хәрби учетның куелышына игътибар иттеләр. Ә хәрби учет бездә генә түгел, ике районның авыл җирлекләрендә, оешмаларында да алып барыла. Әтнә районы буенча тикшерү комиссиясе ике оешманы сайлап алды. Берсе -Олы Әтнә авыл җирлеге, икенчесе - "Әтнәагрохим оешмасы". Ике оешмада да хәрби учетның куелышы, аның ничек алып барылуы, һәр нәрсәгә бөртекләп игътибар бирелде. Олы Әтнә авыл җирлеге буенча Гатауллина Ләйлә Наил кызы, "Әтнәагрохим" оешмасы буенча Гөлшат Рәфкать кызы Шаһиәхмәтова имтихан тотты. Икесе дә югары күрсәткечләргә ия булдылар. Рәхмәт, сынатмадылар..."- ди хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Тикшерүнең нәтиҗәсе буенча комиссариатка куелган билге - "Хорошо". Димәк, эшнең торышы әйбәт дигән сүз. Афәрин, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев