Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘТНӘНЕҢ ИЛФАТЫ ХАТЫН-КЫЗ БЕЛӘН ИХЛАС

ИЛФАТ ХАТЫН-КЫЗ БЕЛӘН ИХЛАС Илфат ХӘКИМОВ, Әтнә районы Тукай исемендәге хуҗалык директоры: гаилә стажы - 15 ел. Балалары: Ислам - 14 яшь, Мәдинә - 9 яшь. - Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... - «Сөембикә»не укучы ханым һәм туташларга охшар өчен: «Эчке дөньясына», - дип...

ИЛФАТ ХАТЫН-КЫЗ БЕЛӘН ИХЛАС

Илфат ХӘКИМОВ, Әтнә районы Тукай исемендәге хуҗалык директоры: гаилә стажы - 15 ел. Балалары: Ислам - 14 яшь, Мәдинә - 9 яшь.

- Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

- «Сөембикә»не укучы ханым һәм туташларга охшар өчен: «Эчке дөньясына», - дип җавап бирәсем бик килсә дә, дөресен әйтим - иң элек хатын-кызның киеменә игътибар итәм. Аннан соң инде башкасына... Киендереп куйсаң, теләсә кайсы хатын-кыздан курчак ясарга була.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

- Яраткач, бөтен сыйфатларын да гафу итәсең.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

- Алдагы җавабым хак.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

- Бу очракта, урыс әйтмешли, «два в одном» булса яхшы инде: ирне илһамландыручы хуҗабикәләр. Бер мәзәктәге кебек, кунакта - гүзәллек патшабикәсе, аш бүлмәсендә - хуҗабикә, йокы бүлмәсендә - сөяркә...

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

- Элегрәк мин ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка бөтенләй ышанмый идем. Әле дә ул фикердән ерак китмәдем. Әмма бер гаилә булып озак яшәүче ир белән хатын арасында дуслык була ала икән. Унбиш ел бер гаилә булып яшәгәч, Алсу белән без әле моны яңа тоя, аңлый башладык. Ә чит ир белән хатын арасында дуслык була алмый, андый мөнәсәбәтләр нигезендә кайсы да булса якның файда алу омтылышы ята.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

- Без Алсу белән Казан мәдәният институтының актерлык бүлегендә бергә укыдык. Беренче курс азагында очрашып йөри башладык. Гадәттә, минем көнчелек аркасында (ә мин бик көнче!) еш кына талаша идек. Аннары, әлеге дә баягы, минем үҗәтлек аркасында (үҗәт тә әле мин!) кабат дуслаша идек. Безнең курста укыган бөтен кеше Алсуга: «Чыкма Илфатка кияүгә - бәреп үтерә ул сине көнләшүеннән», - дип әйткән... Диплом алган көнне дә буран уйнатып кычкырыштык. «Инде монысыннан соң бергә була алмабыз...» - дигән идем үземә... Шулай таралыштык, ә җәй көне, уйламаганда-көтмәгәндә, Бауман урамында күзгә-күз очраштык. Язмыштыр инде - шунда бер-беребезне үлеп сагынганны, беребездән башка беребез тора алмаганны аңладык... Озак та үтмәде, мин Алсуга тәкъдим ясадым...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

- Килешеп бетә алмыйм бу фикер белән. Әмма шуны әйтә алам: урамда берәр хатын-кызга күзем төшсә, ул, гадәттә, минем хатыныма охшаган була.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

-Миңа калса...

Язманын дәвамын "Сөембикә" журналыннан укый аласыз.

чыганак:

http://syuyumbike.ru/yashaesh/lyubovnye-istorii/?id=3268

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев