Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Каенсарында референдум узды

Үзара салым буенча референдум Каенсарда икенче тапкыр узды. Бу юлы да ул катнашучыларның күп булуы белән гаҗәпләндерде. Бу хакта бер генә язмадык инде. Асылы шул - референдумда авылдагы проблемаларны хәл итү өчен халык үзеннән акча җыюга ризамы-юкмы икәнлеген белдерә. Юл төзәтергә уйлыйсыңмы, зираттагы ремонт эшләренәме... Соңыннан җыелган һәр 1 сумга...

Үзара салым буенча референдум Каенсарда икенче тапкыр узды. Бу юлы да ул катнашучыларның күп булуы белән гаҗәпләндерде.

Бу хакта бер генә язмадык инде. Асылы шул - референдумда авылдагы проблемаларны хәл итү өчен халык үзеннән акча җыюга ризамы-юкмы икәнлеген белдерә. Юл төзәтергә уйлыйсыңмы, зираттагы ремонт эшләренәме... Соңыннан җыелган һәр 1 сумга хөкүмәт 4 сум өстәп бирә.

...Әле килүчеләр күп түгелдер дип, участок комиссиясе ролен үтәүче китапханәгә иртәнге 10ннарда гына кердем. Ни гаҗәп, бу вакытка халыкның яртысыннан күбрәге тавыш бирергә өлгергән иде. Алай гына дию дөрес тә булмас, Казак Үртәме авылы сайлаучыларының 92 проценты Каенсарга килеп, тавыш бирергә өлгергән. Хәер, аларны машина алып килеп, кайтарып куя, ә авыл халкының һәр минуты исәпле. Иртән тавыш биреп, эшен бетереп куя - башка эшләре дә баштан ашкан.

Шушы ук вакытка Каенсар халкының 85 проценты тавыш биргән. Әйшиязларның 71 проценттан артыгы күрше авылга килеп, тавыш биргән.

Шунысы да бар, машина булганны көтеп тормыйлар, күрше авыллардан да җәяүләп киләләр. Участок комиссиясе янында шундый берничә күрше авыл сайлаучысы белән очраштым. Берсе ерактан ук:

- Конституцион хокукымны үтәдем, - дип кычкырды. Ә икенчесе:

- Монысы күңелгә якынрак, кемнедер сайлыйсы юк үзе, аның каравы үземнең авылда алдан билгеле суммага конкерт эшләр эшләнәчәген беләм, - диде.

"Рәхәтләнеп җәяү килдек. Беренчедән, ерак ара түгел, икенчедән, көне нинди матур - кояшлы, җылы, чын язгы көн бу", - дип тә өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев