Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәнең Кала тавы

Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган изгеләштерелгән урыны бар. Казан арты, Әтнә төбәгенең изге җире булып Кала Тавы санала. Риваятьләргә караганда, Иске Казан шунда төзелә башлаган, диләр. Ул район үзәге Әтнәдән унбиш, ә Күәм авылыннан 4 км чамасы ераклыкта. Әмма бу урында кала булуын Шиһабетдин Мәрҗани шик астына...

Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган изгеләштерелгән урыны бар. Казан арты, Әтнә төбәгенең изге җире булып Кала Тавы санала.

Риваятьләргә караганда, Иске Казан шунда төзелә башлаган, диләр. Ул район үзәге Әтнәдән унбиш, ә Күәм авылыннан 4 км чамасы ераклыкта. Әмма бу урында кала булуын Шиһабетдин Мәрҗани шик астына ала.

Казан артындагы Алат төбәгенең кайбер кешеләре сөйләвенә караганда, Казан шәһәр булганчы заманда Алат юлында Яңа Казанга караган төньяк белән җәйге кояш баешы арасында Ашыт елгасының көнбатыш ягында Казаннан алтмыш чакрым җирдә булган, хәзер дә ул урын "Кала Тавы" дип атала. Ләкин борынгы заманда шәһәр тирәләрендә табигый саклык казылмалары, мәсәлән, текә ярлы зур сулар, яки текә биек таулар шикелле нәрсәләрнең булуы күздә тотылган. Ә бу урында биек ярлы Ашыт суы булса да, башка якларда ышыкланыр нәрсә юк. көнбатыш ягында Ашыт елгасына туры почмак булып төшә торган Әтнә суыбулса да, ул су үзе бик кечкенә. Яры, тавы да юк. төньяк һәм көнчыгыш яклары исә бөтенләй ачык, тигез басу. Икенчедән, ул урында соңгы заманга чаклы куе урман булган. Хәзерге заманыбызда да әле чиксез Илләт урманы күренеп тора. Шундый зур исем тоткан шәһәрнең, гәрчә харап булып беткән булса да, урыны һәм тирә-ягы алай тиз арада урман булып китмәскә кирәк иде.

Өченчедән, ул урын көнбатыш ягында мөселман авылларының чиге. Шуннан ун чакрымнар чирмеш авыллары башланып китә.

Ләкин ни генә булмасын, кешеләр бу урынны изге итеп саныйлар, һәм һәр елның июнь аеның беренче җомгасында дога кылырга "Әләшә" бәйрәменә бирегә җыйналалар.

Әләшә бәйрәмендә ярыш-узыш, уен-көлке булмый. Ул Сабантуй түгел. Анда җомга намазы укыла, әрвахларга дога кылына, изге чишмәдән су алына, сәдака өләшенә.

Бу ак яулыклы, саф күңелле әбекәйләр, олы йөрәкле, дөньяны барлап торучы кәләпүшле татар бабайларының бәйрәме. Аларның гына түгел, әби-бабаларга ияреп килгән малайлар, кызлар, яшүсмерләр, урта яшьтәгеләр дә җитәрлек биредә. Бәйрәм соңгы елларда район эчендә генә калмыйча, биредә Самара, Ульян, Казан, Себер татарларын да бик еш очратырга мөмкин. Ут күршеләрне әйтәсе дә юк. "Әләшә" нәрсәне аңлата, кайдан килеп чыккан, нишләп бу көнне үткәрелә? Бу сорау еш яңгырый Кала Тавында. Әмма төгәл җавап бирүче юк. элек безнең бабаларыбыз сабантуйлары алдыннан сыерчык бодай уҗымында күмелерлек булгач тирә-яктан җыенга җыйналганнар. Гадәттә, бу җомга көнгә туры килгән. Моңа "Әләшә" дип исем биргәннәр. Әбиләребез "Әләшә" кайчан үткәрелә дип сорагач, сыерчык бала очырганда диярләр иде.

Бу урынның тарихын кыскача болай аңлаталар. Габдулла улы Әйшәхан 960-985 елларда кала төзү өчен Ашыт елгасының иң биек таулыгында крепость төзеткән. Биредә яшәгәндә Әйшәхан да өлкән дин әһеле булган Ирәмәгалинең балалары вафат булганнар һәм крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман хаҗи, мулла Таҗетдин, Гайшәбикә абыстай, Хәнифәбикә абыстай янәшәсендә җирләнгәннәр. Каберләр өстенә имән агачлары утыртканнар. Бу имәннәр бүгенге көндә дә тарихи вакыйгаларны саклап, яшәреп утыралар. Каберлектән ерак түгел чишмә тибеп чыга. Халык аны "Изгеләр чишмәсе" дип атый. Һәр елны халык бирегә килә, чишмә суын эчә, җанына сихәт ала. Чишмәдән өскә күтәрелү өчен хакимият башлыгы фәрманы белән тимердән баскыч ясалган. Утырып ял итәргә утыргычлары да бар.

Заманында эчке эшләр министры булган Әсгат Әхмәт улы Сәфәров хан каберлегенә манара куйдырган. Куаклык кырыена озын-озын өстәлләр тезелеп киткән. Монда килгән кунакларны Күәм һәм "Уңыш" хуҗалыклары кайнар коймак, баллы чәй белән сыйлыйлар.

Безнеңчә "Әләшә" ул - күк белән җирнең аңлашу көне. Арадашчысы - Изгеләр рухы. Мәҗүсилектә гаепләргә дә ярамый. Монда аерым урынга табыну юк, бары тик Хак Тәгаләгә ышану, изгеләрне олылау, буыннардан-буыннарга күчкән гореф-гадәтләрне саклау ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев