Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең карт җанатар фикерләре

Гәҗитләрдәге, радио-телевидениедәге хәбәрләрнең күбесе дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәсә дә, дөньядан артта калмас өчен, мин аларны күзәтеп барырга тырышам. Татарстанның спорт республикасы, Казанның спорт башкаласы булуы, анда Универсиада, Европа, дөнья чемпионатларын уздыру өчен мәшһүр спорт сарайлары төзелүе һәм төзеләчәген ишетеп күңелдә горурлану хисе уяна: "Без - беренче. Без булдырабыз...

Гәҗитләрдәге, радио-телевидениедәге хәбәрләрнең күбесе дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәсә дә, дөньядан артта калмас өчен, мин аларны күзәтеп барырга тырышам. Татарстанның спорт республикасы, Казанның спорт башкаласы булуы, анда Универсиада, Европа, дөнья чемпионатларын уздыру өчен мәшһүр спорт сарайлары төзелүе һәм төзеләчәген ишетеп күңелдә горурлану хисе уяна: "Без - беренче. Без булдырабыз ! "Казан Татнефтеарена" да үткәрелгән дөньякүләм бокс тамашасын карап, мин :"Менә ичмасам Казан," - дип тел шартлатып утырдым. Ә мәндый ярышлар, тамашалар үткәрү гади халык җилкәсенә авыр йөк булып төшүен уйлап, хоккей, футбол, баскетбол, су тубы һ.б. спорт төрләрендә элек яулаган алдынгы позицияләребезне югалта баруыбызны күреп күңелдәге горурлану хисе тоныклана төшә. Дөньякүләм ярышлар үткәреп, заманча спорт сарайлары төзеп кенә спортны алга җибәреп булыр микән? Ил күләмендә ГТО нормаларын тапшыруны кабат кайтаруда уңай нәтиҗәләр бирер дип уламыйм мин. Физкультура-спорт белән чын-чынлап шөгельләнүче, шөгельләнү өчен мөмкинлекләре булган, үзләрен спортка багышлаучы яшьләр бик аз. Спорт белән шөгельләнү, ярышларга йөреп осталыгыңны арттыру, төрле турнирларда тәҗрибә туплау өчен калын кесә кирәк. Гади халыкның мондый мөмкинлеге юк. Спортның теге яки бу төрендә сәләте булган яшьләр, шәгельләнү өчен база, тренер булмау сәбәпле, югалалар.

Мәктәпләрдә дә хәлләр шәп түгел. Анда инвентарьлар җитми. Сатып алыр идең - бәясе тешли. Ярый ла, эшмәкәр яки фермер булып киткәнмәктәпнең элекке укучысы яки колхоз булышса. Аннары югары классларда укучылар аз, аларны БДИ белән куркытып мәктәптән китәргә мәҗбүр итәләр. Илгә эшче кадрлар кирәк икән бит! Ә мәктәптә калганнарын компьютер азаплый, аларныың спорт белән шөгельләнерлек вакытлары да, физик мөмкинлекләре дә калмый. Атнасына ике мәртәбә үткәрелә торган берәр сәгатьлек 1-2 түгәрәк белән дә әллә нәрсә майтарып булмыйдыр. Дәүләт физкультура-спорт проблемасына бик үк битараф дип әйтмәс идем мин. Кайдадыр спорт мәктәпләре эшли, кайбер район үзәкләрендә (күбрәк нефть районнарында) спорт сарайлары, ябык хоккей шугалаклары, бассейннар төзелә. Әтнәдә дә "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексы ачылды. Анда район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган көрәш, хоккей түгәрәкләренә авыл мәктәпләреннән укучыларны махсус автобус йөртә, ул булмаганда бу вазифа әти-әниләр җилкәсенә дә төшкәли.

Авыл яшьләре спортны яраталаро. Әтнә районы авыллары арасында ӘХЛ (Әтнә хоккей лигасы) кубыгына хоккей турниры, район спартакиадасы кысаларында уку йортлары, оешмалар арасында төрле ярышлар оештырыла. Район үзәгендә спорт яратучы гаиләләр арасында ярышлар узды. Безнең Олы Мәңгәр авылы яшьләре дә хоккей сезонына ныклап әзерләнәләр, хоккей тартмачыгын ремонтлап, мәйданчыкны чүп үләннәрдән арындырып, боз катыру өчен көннәр суынуын түземсезлек белән көтәләр. Яшьләр күчмә кубок булдырып, авыл җирлегенең 3 авылы, урамнары арасында һәр елны хоккей турниры үткәрәләр. Әтнәдә булмагач, Биектау, Арчага барып ябык шугалакта шөгельләнүче яшьләр дә юк түгел.

Чиста авыл хуҗалыгы районы булган Әтнәдә спорт белән шөгельләнү өчен мөмкинлекләр генә азрак. Кайсы баланың, яшь кешенең ел әйләнәсе ябык шугалакта, бассейнда шөгельләнәсе килмәс икән? Дөнья күләмендәге ярышлар үткәрү өчен зиннәтле спорт сарайлары, без моңарчы күрмәгән корылмалар төзибез, Казаныбыз матурая дип мактанышабыз. Авыл кешесе бу сарайлардан файдалана аламы соң?! Хәзерге спорт индустриясендә күп миллиард долларлар әйләнә. Бу индустрия түрәләре, дәрәҗәле спортчылар безнең төшкә дә керә алмый торган акчалар алалар. Ә шул акчаларның бер өлешен генә дә авыл мәктәпләре, авыл спортын үстерү өчен тотканда күпме яшь талантлар, илебез спорты алагарак китәр иде. Ә безгә әлеге Халк, Данни, Карадениз, Азеведо, Мюллер һ.б. легионерлар уены белән гохурланырга гына кала. Ә хэзерге халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәгәндә, бәяләр котырынып үскәндә , күп кешеләр тамак ягын кыса башлаганда илдә спорт ничек үсә алсын! Югарыдагылар мәҗбүр иткәнгә үткәрелгән спартакиадалар, Рәсәй күләмендә уздырыла торган чаңгычылар, йөгерешчеләр көннәре үткәреп, ГТО нормаларын тапшыруны кабат кертеп кенә ил спорты күтәрелештә дип әйтергә тел әйләнми.

ГТО дигәч, танышым сөйләгән кызык та, кызганыч та булган бер вакыйга искә төште: Дәрәҗәле оешмада баш бухгалтер булып эшләүче, түрә кәнәфиендә озак утыру нәтиҗәсендә алдан да, арттан да бүселгән, юан бер ханым, ГТО тапшыру вакыты җиткәч к ибеткә барып спорт киемнәре алырга уңайсызланып ,анда үзенең ярдәмчесен җибәргән имеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев