Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең кечкенә авылында – Әдәбият елы

2015 нче ел - әдәбият елы. Ары авылында китап сөюче, матур әдәбият белән кызыксынучылар бик күп. Шулай ук каләм тибрәтүче, шигырь язучы, шигъри җанлы дусларыбыз да бар. Алар катнашында мәктәптә каләм тибрәтүче , шигърь җене кагылучылар белән "Күңелемдә шигырь туды" исемле матур очрашу булды. Очрашуга Валиева Миләүшә Равил кызы, Хөснетдинова...

2015 нче ел - әдәбият елы. Ары авылында китап сөюче, матур әдәбият белән кызыксынучылар бик күп. Шулай ук каләм тибрәтүче, шигырь язучы, шигъри җанлы дусларыбыз да бар. Алар катнашында мәктәптә каләм тибрәтүче , шигърь җене кагылучылар белән "Күңелемдә шигырь туды" исемле матур очрашу булды.

Очрашуга Валиева Миләүшә Равил кызы, Хөснетдинова Әлфирә Тәлгать кызы, Кадимов Фидаил Нәҗип улы килгән иде. Алар балаларга үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Кичә ахырында килгән кунакларыбызга , бүгенге кичәнең җылылыгын искә төшереп тору өчен, китаплар бүләк иттек. Барысына да эшләрендә уңышлар,сәламәтлек,иҗади уңышлар телибез. Һәрвакыт язып, безне шатландырып, сөендереп торсыннар дигән теләктә без.

Раилә КАДИМОВА,

Ары авылы мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев