Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең кечкенә кызы зур җиңү яулады

Азалия зур җиңү яулады Бүген Казанның Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 2009-2012 елгылар арасында барган класик шахмат буенча Г.И. Сатонина ачык Мемориалы төгәлләнде. Шәһәрләрдән генә килгән шахматчылар катнашкан бу бәйгедә Әтнә районының яшь шахматчылары да көч сынашты. Һәм көтелмәгән, дөресрәге көтеп тә ышанып җитә алмаган...

Азалия зур җиңү яулады

Бүген Казанның Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 2009-2012 елгылар арасында барган класик шахмат буенча Г.И. Сатонина ачык Мемориалы төгәлләнде.

Шәһәрләрдән генә килгән шахматчылар катнашкан бу бәйгедә Әтнә районының яшь шахматчылары да көч сынашты. Һәм көтелмәгән, дөресрәге көтеп тә ышанып җитә алмаган җиңү - Азалия Мифтахова 3 урын яулады.

Бәяләү гомуми ясалды, бернинди район авылларына бүлү булмады, алар килмәгән дә иде. "Мин махсус алып бардым, өйрәнерләр, остарырлар, дидем. Ә алар бик яхшы уйнады. Самат Шәрәфиев та 6 очко туплады. 1 урында - Түбән Кама, 2 урында - Казан, 3 урында - Әтнә..."- дип юлдан шалтыратты шахмат тренеры Раил Шакиров. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев