Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең киң урамы... рәхмәтле

Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов исемендәге урамындагы баганаларда ут юк, дип язган идем. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов бу урамда "Бишенче үткәргечнең булмавын, баганага куелган лампочкаларны яндыру, "Бишенче үткәргеч"не эшләтеп җибәрү өчен 1,5 км озынлыктагы үткәргеч кирәк булуын әйтеп, "Кара көзгә калдырмабыз", - дип җавап биргән иде. Киң урамнан...

Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов исемендәге урамындагы баганаларда ут юк, дип язган идем.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов бу урамда "Бишенче үткәргечнең булмавын, баганага куелган лампочкаларны яндыру, "Бишенче үткәргеч"не эшләтеп җибәрү өчен 1,5 км озынлыктагы үткәргеч кирәк булуын әйтеп, "Кара көзгә калдырмабыз", - дип җавап биргән иде.

Киң урамнан кайтып барам, шул урамда яшәүче бер апаң: "Сеңелем, кичләтеп тагын бер әйлән әле безнең урамны", - дип елмая. "Яздым бит инде", - дим. "Кил, тагын бер язарсың", - ди. Озак бармадым, Люция апа каршыма елмаеп чыкты:"Сүрия сеңелем, тагын яз инде газетага", - ди. "Аз гына көтегез инде, эшләрләр әле", - дим. "Абау, белмисеңмени, утлар балкып яна бит, газетада басылып күп тә узмады, эшләделәр, Аллага шөкер, ялт итеп тора урамнар. Рәхмәт әйтеп тә яз, бөтен урам исеменнән, киң урам баганасындагы ут белән ишек алдым яп-якты булып тора минем дә. Сүзендә торганы өчен рәхмәт Ринатка, эшләүчеләргә дә. Ут булгач, бөтенләй икенче инде", - дип озатып калды.

Ә мин Пионер урамын барларга керештем, анда да шул ук хәл, дигән иде бит җитәкче. Монысында да яна. Менә бит, егет сүзе бер булыр, диләр. Тырышсак була икән. Күңелем белән шатланып куйдым. Эшләү генә түгел, эшләгәнне дә күрә беләләр икән.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев