Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең килен белән каенанасы

Өлкән хәбәрчебез яза Үзе килен, үзе каенана! Хәзерге заманда акча җитми, бурычларны түләп, тотарга калмый дип зарланучылар күп. Ә менә безнең урамыбызда яшәүче Диләрә белән Илдар Сираҗиевлар барына канәгать булып, үз көчләре белән тырышып, кулга-кул тотынып, матур итеп тормыш алып баралар. Илдар Олы Әтнә урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлап чыгуга...

Өлкән хәбәрчебез яза Үзе килен, үзе каенана! Хәзерге заманда акча җитми, бурычларны түләп, тотарга калмый дип зарланучылар күп. Ә менә безнең урамыбызда яшәүче Диләрә белән Илдар Сираҗиевлар барына канәгать булып, үз көчләре белән тырышып, кулга-кул тотынып, матур итеп тормыш алып баралар. Илдар Олы Әтнә урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлап чыгуга Армия сафларына алынып, 3 елга якын Әфганстанда хезмәт итә. Сугыш барган вакытларны әле дә күз яшьләре белән искә ала Илдар. Әтисе Сафа абый бик иртә вафат була, әнисе Фәния апай ялгызы өч баланы, ике малай бер кызны тәрбияләп үстерә. Абыйсы Ильяз Олы Әтнәдә өйләнеп үз тормышы белән яши, апае Надия Яңа Әтнәдә озак еллар гаиләсе белән яшәп, кулинариядә эшли. Илдар 1991 елда Ташчишмә кызы Диләрәгә өйләнеп, әнисе белән төп йортта гомер итәләр. Диләрә почтада эшли. 1992 елда беренче мәхәббәт җимешләре уллары Илнар дөньяга килә. 1997 елда икенче уллары Илнур дөньяга килә. Тормыш арбасына җигелеп алны-ялны белми эшлиләр. Илдарның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк, агач эшеме, тимер эшеме барында үзе үзе эшли. Яңа верандалар, гараж, ул капка-койма дисеңме барысы да Илдар эше. Балалары да үсеп җитте, олы улы Илнар армиядә хезмәт итеп кайтып, узган ел Күлле Киме авылыннан Динара исемле кызга өйләнеп, тату үрнәк гаилә булып яшиләр (рәсемдә). Күптән түгел беренче шатлыклары- кызлары туды, исән-сау сәламәт булсын. Шушы көннәрдә әниләре 40 ел фермада сыер сауган Фәния апайга да -80 яшь. Ике бәйрәм нинди куаныч, күз тимәсен. Икенче уллары Илнур Олы Әтнә техникумында укый. Илдар белән Диләрә сыер да асрыйлар, күп киленнәр бу мәшәкатьтән котылсалар да, алар:" Терлек асрарга яратабыз",- диләр. Менә шулай күпләрне көнләштерерлек итеп яшиләр. Дөньялар гына тыныч булсын. Җофар ВӘЛИЕВА, Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев