Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күлле Кимедәге яңа ферма торагы күзне ерактан ук иркәли

Күлле Киме авылының Ары юлы чатында төзелүче яңа торакны газетабызда искә алган идек инде.

Ул чакта биредә Ижевскидан килүчеләр металл конструкцияне җыялар иде. Кабат шушы торакны искә алырга туры килә... Күәм-Каенсар арасындагы агачлык полосаны узуга, ерактан ук үзенә дәшеп, яшел түбәләре белән ялтырап, күзне иркәли башлый ул.

Шактый эш башкарылган биредә. Түбәләре - яшел, стеналары сөтле чәй төсендәге профнастил белән тышланган (сөт белән бәйле булгачтыр инде). Гадәттә ферма торакларының үзенчәлекле төстә булуына күнеккән, ә бу ул яктан шәхси хуҗалык йортларына якын. Төзелеш участогы начальнигы Радик Җәләлдинов белән әңгәмәне шул хакта сөйләшүдән башладык.

- Дөрестән дә үзенчәлекле, бу әлегә беренче торак кына. Киләчәктә бу территориядә мондый тораклар төзелешен дәвам итәргә була, - ди ул.

Биредә СК "Нефтепродуктстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 40лап төзүчесе эшли. Алар белән югарыда телгә алган участок начальнигыннан тыш, мастер Илназ Абдуллин да җитәкчелек итә. Төзүчеләр машиналарда Казанга кайтып-китеп йөриләр. Араларында "Арскнефтепродуктстрой"ның төзелеш бригадасында эшләүче үзебезнең якташлар да бар.

Торак үзе 580 баш савым сыеры өчен дип төзелә. Размеры 126 X 38 метр тәшкил итә. Кыскасы, зур һәм иркен була бу торак. Урта тирәдә аңа сөт блогы тоташа, анысы да кечкенә түгел - 36 X 18 метрлы була.

Торакның тышкы эшләрен тәмам дияргә була, шуңа бик матур булып ялтырый ул! Тиздән ишек-тәрәзәләре куела, диделәр. Аңлавымча, эчке эшләрен дә бик сыйфатлы итеп башкаралар. Грунтовка белән кат-кат буялган тимер каркасларга игътибар иттем. Төзелеш барышын җитәкчелек гел күз уңында тота икән.

Вентиляция шахталары эшләүче егетләр таныш тоелдылар. Күәм егетләре икән - Роберт Низамов һәм Рафис Садриев белән бергә торакка тагын бер сокландык. Эш вакытында аларны фотога да төшереп алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев