Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күәм мәчетендә ифтар узды

Күәм мәчетендә чираттагы ифтар мәҗлесе узды.

Чираттагы тапкыр, чөнки аны ел саен уздыралар. Шөкер, яшь Ленар хәзрәт үз янына укучы балалардан алып өлкән абыйларга кадәр дини кардәшләрне туплый алды. Ә дини сабаклар бирүче Рафисә абыстай бу уңайдан дингә ихлас бирелгән яңадан-яңа шәкертләрне әзерләп биреп тора. Нәтиҗәдә, бөтен авыл халкы диярлек дингә ихлас тартылды, шактый зур мәчетнең тулы булуы шуны раслый.

Ленар хәзрәтнең вәгазен җыелган халык йотлыгып тыңлады. Аеруча алда ук утырган балалар хәзрәтнең авызына керердәй булып тыңладылар. Сөйли белү таланты да кирәк шул. Бу уңайдан Күңгәрдән килгән Рубис хәзрәтнең вәгазьләвен искә алу урынлы булыр. Пенсионер укытучы да бит әле ул! Сөйли белә, дәлилләр китерә - һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек сүзләр әйтә белә. Аның Коръән аятьләре белән бәйләп акыл турында сөйләве күңелдә әле озак яңгырар мөгаен.

Шөкер, бу көнне ахшам намазы да, ястү, тәравих һәм витр-вәҗиб намазлары да укылды. Өйгә күңелләр чистарып, нечкәреп кайттык. Табыннар да мул иде, авылдашларның барысы да диярлек күчтәнәчләр алып килгән. Киләчәгебез дә шушы сый-нигъмәтле өстәлләр сыман бай булсын, дини кардәшләребез саны тагын да артсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев